Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечня президенты “Новая газета”ны мәхкәмәгә бирә


Чечня президенты Рамзан Кадыйров “Новая газета” мөхаррире Дмитрий Моратовка каршы җинаять эше ачуны сорый. Президент сүзләренчә, басманың кайбер саннарында аңа яла яккан мәкаләләр чыккан. Бу хакта бүген Кадыйров адвокаты Андрей Красненков хәбәр итте.

Мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү сәбәпләренең берсе, “Новая газетада” Кадыйровның Австриядә Умар Исмаиловның үтерелүенә катнашы булуы турында язылуы, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG