Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роман Полански төрмәдә кала


Швейцариянең юстиция министрлыгы Роман Поланскиның фидия акчасына төрмәдән чыгу мөрәҗәгатен кире какты.

Министрлыкның матбугат вәкиле Фолко Галли, танылган режиссерның илдән качу ихтималы бар, дип белдерде.

Поланскиның адвокатлар төркеме 76 яшьлек режиссерны иреккә чыгаруны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Полански 26 сентябрьдә Швейцариягә бүләк алырга килгәч кулга алынды.

АКШ аны 1977 елда үсмер кыз белән җенси мөнәсәбәттә булуда гаепләп үзенә тапшыруны сорый.
XS
SM
MD
LG