Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхеньян атом сөйләшүләрен яңартырга тели


Төньяк Корея үзенең атом программасы турында 6 ил катнашындагы сөйләшүләрне яңартырга теләвен белдерде. Моның өчен Пхеньян АКШ белән сөйләшүләрнең нәтиҗәле булуын шарт итеп куйды.

Кореянең үзәк мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, болар хакында Төньяк Корея илбашы Ким Чин Ир Пхеньянда Кытай премьер-министры Вен Җиабао белән очрашуда әйткән.

Апрель аенда Пхеньян 6 ил катнашындагы сөйләшүләрдән баш тарткан иде. Май аенда Төньяк Корея икенче мәртәбә атом сынавын уздырды.

Пхеньянның атом программасы тирәсендәге киеренкелекне чишүгә багышланган сөйләшүләрдә Кытай, Япония, Русия, Көньяк Корея һәм АКШ катнаша.

АКШ Төньяк Корея белән аерым сөйләшүләр уздыру мөмкинлеген кире какмады, әмма Пхеньянның халыкара сөйләшүләргә кайтачагына өметен белдерде.
XS
SM
MD
LG