Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:45

АКШ: Гуантанамоны ябу авыр булачак


АКШ юстиция министры Эрик Һолдер, Кубадагы Гуантанамо хәрби базасын алдан билгеләнгән вакытка ябу авыр булачак, дип белдерде. Президентлыгының икенче көнендә Барак Обама хәрби төрмәне 2010 елның 22 гыйнварына ябуны максат итеп куйган иде.

Һолдер бу максатка ирешер өчен мөмкин булган барлык чаралар күрелә, диде.

2001 елның 11 сентябрь һөҗүменнән соң ачылган бу төрмәдә бүгенге көндә 223 тоткын бар. Аларны башка илләргә күчерү турында сөйләшүләр бара, диде министр.

2004 елда Гуантанамо төрмәсендә берничә ел утырганнан соң, җиде Русия кешесе азат ителеп Русиягә озатылды. Чыгышы белән Чаллыдан булган Равил Минһаҗев әле дә Гуантанамода кала.

XS
SM
MD
LG