Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин туган көненә язучыларны чакырды


Премьер-министр Владимир Путин бүген үзенең туган көнендә язучылар белән очрашты. Аның Яңа Огареводагы утарына Валентин Распутин, Андрей Битов, Борис Акунин, Сергей Лукьяненко, Юрий Поляков һәм башкалар килде.

Әмма Людмила Улицкая, Дмитрий Быков һәм Захар Прилепин Путин белән очрашуда катнашмаган. Прилепинның матбугат вәкиле хәбәр итүенчә бу язучыларның очрашуга бармауларының сәбәбе – бүген Мәскәүдә булмау яки сәламәтлек проблемалары, диде.

Үзе Захар Прилепин Путин янына бармавына аңлатмалар бирүдән баш тартты.

Дмитрий Быков Путин белән "күптәнге проблемалар" турында очрашып сөйләшергә теләк белдергән. Бүгенге очрашуда исә "Путинны котлау сүзләре генә булганга" Быков анда барудан баш тарткан.

Бүген Владимир Путинга 57 яшь тулды.
XS
SM
MD
LG