Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Marriott International кунакханәсе ачылачак


Marriott International отелләр челтәре алдагы 2 елда Русиядә 6 кунакханә ачарга тели. Аларның берсе Казанда булачак, дип хәбәр итте челтәрнең Европадагы вәкиле Нил Джонс.

Казанда 150 бүлмәле кунакханә 2011 елның башында ачылачак.

Marriott челтәренә 1927 елда АКШның Вашингтон шәһәрендә нигез салынган. Джон Вилльярд Марриотт хатыны белән кәсепне башлау өчен кирәкле акчаны урамда сыра сатып җыйган.

Бүгенге көндә АКШта бу челтәрнең 3150 отеле һәм кунак йорты бар. Marriott International кунакханәләре шулай ук дөньяның 67 илендә бар.
XS
SM
MD
LG