Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Кояш артыннан йөгереп”


Башкортстанда яшәүче билгеле татар шагыйренең китабы нәшер ителде.

Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче билгеле татар шагыйре Салават Рәхмәтулланың китабы табадан төште. Башкортстанда дәүләт нәшриятында татарча китаплар чыгу үзенә күрә бер мәдәни вакыйга.

Рәхмәтулланың “Кояш артыннан йөгерәм” китабы аның саны буенча сигезенче китабы. Туксанынчы елларга кадәр Башкортстанда татарча китаплар чыкмау сәбәпле, аның дүрт китабы башкорт телендә нәшер ителгән иде.

Шагыйрь әлеге бәйрәме белән уртаклашып, китабы чыгуын татар укучылары алдында үзенә күрә чираттагы бер имтихан тотуым дип атады.
XS
SM
MD
LG