Accessibility links

Кайнар хәбәр

Николай Швецовны машина белән бәрдереп киткәннәр


Бәйсез “Уфагуб” интернет сәхифәсен оештыруда тикшерелгән Николай Швецов изоляторда ятып чыкканнан соң сәламәтлеген ныгыту өчен Уфаның 5нче санлы хастаханәсенә кергән иде. Ул табиблардан өенә кайтып мунча кереп кайтырга рөхсәт сораган булган.

Рөхсәт алып, хастаханәдән чыгу белән урамда аны машина белән бәрдереп киткәннәр. Ул үзен бәрдергән машинаның чия төсендәге 9нчы модельле ВАЗ булуын хәбәр иткән.

Николай Швецов тән җәрәхәтләре алган, бер кабыргасы чатнаган. Ул бу хакта милициягә мөрәҗәгать итмәячәген дә белдергән. Болар турында интернетның Ufagub.orq сәхифәсе хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG