Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәшит Бәшәргә 60 яшь тулды


Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе Рәшит Бәшәргә 60 яшь тулды. Ул 1990 елларда чечен сугышын үзенең китапларында тасвирлаган язучы. Татар милли күтәрелеше аңа иҗат рухы бирә.

Рәшит Бәшәр 1949 елның 7 октябрендә Кукмара районы, Янил авылында туган. 1975 елда беренче китабы чыга. 4 шигырь китап авторы буларак, аны 1985 елда Татарстан һәм СССР язучылары оешмасына кабул итәләр. Михаил Горбачев идарә иткән үзгәртеп кору елларында, милли хәрәкәт күтәрелеше чорларында Рәшит Бәшәр повестьлар, хикәяләр иҗат итә башлый. Аларда милли рух өстенлеге сизелә. Татарның милли үзаңы күтәрелеп, халыкның меңәрләп Чаллы, Казан урамнарына ирек даулап чыгуы Рәит Бәшәр иҗатына йогынты ясаган.

“Үзгәртеп кору, милли күтәрелеш заманнары иҗатыма зур этәргеч бирде. Цензура бетте, һәр сүзне әйтеп була иде. Ул чакта мин Мәскәүдә, Югары әдәби курсларда укый идем. Анда һәр милләт вәкиле бар иде. Латышлар үз проблемасын, төркмәннәр, үзбәкләр үзләренекен, чеченнар яңадан үз милли мәсьәләләрен күтәреп, уртага салып сөйләшә идек. Чөнки милли проблема беркайчан да көн тәртибеннән төшмәде. Халык ирек турында сүз куптарса, аның өстенә һәрвакыт басып килделәр.

Чечен сугышы башлангач, “Минем әтиемне сугышта үтерделәр” дигән повесть яздым. Чөнки бөтен дөньям кайнап чыккан иде. Мәскәүдә Чечняның булачак президенты Зәлимхан Яндарбиев белән бергә укыдым. Чечен характерын бераз өйрәндем. Шушы китап аша “Һәр халыкның үзенчә яшәргә хокукы бар”, дигән фикерне үткәрдем. Еллар узгач, “Адашкан кош” китабын яздым. Монда Татарстаннан Чечняга барып хезмәт иткән милиция турында яздым. Монда татар һәм чечен милләтләре проблемалары күтәрелде.

Татар милли хәрәкәте сүндеме, бастырылдымы? Юк. Милли хәрәкәтне бастырып булмый. Без, язучылар, халыкның милли үзаңын булдыруда эшлибез. Минем төп максатым: бала кечкенәдән ана телен, гореф-гадәтне белеп үссен. Безгә милли мәсьәлә буенча һәрьяклап һөҗүм бара, урыслаштыру сәясәте оештырыла. Ләкин халык беркайчан да үзен югалтмас. Элекке рух кала.

Хәзер шәһәр җирләрендә туган татар язучылары да күренә башлады. Сөенеч, әлбәттә. Халкым гореф-гадәтләрен җуймасын иде. Катнаш никах дип баш әйләндермәсен. Катнаш никах бәхет китерми, иртәме-соңмы, мондый гаиләләр таркала. Балалар бәхетсез була. Балаларга “Бишек җыры”, ананың күкрәк сөте белән милли рух сеңдерелсен. Шундый халык кына яшәүгә өмет итә ала”, диде язучы Рәшит Бәшәр.

Танылган әдәби тәнкыйтьче Мансур Вәлиев 1996 елда болай дип яза: “Рәшит Бәшәрнең “Минем әтиемне сугышта үтерделәр” әсәре – безнең прозада чечен сугышына багышланган беренче әсәр. Чын мәгънәсендә әдәби әсәр! Татар офицерларының бу сугышка ничек барып эләгүе дә, кайсыбер татарның башта бу сугыштан тәм табуын да, тау арасындагы канлы сугыш күренешләре дә – һәммәсе образлы, истә кала торган итеп, бик тәэсирле сурәтләнә.”

Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләм, язучы Рәшит Бәшәр иҗатына 2006 елда мондый бәя бирә: “Мин татар балалар әдәбиятын яңа биеклеккә күтәргән өч кенә шагыйрьне беләм: Тукай, Бари Рәхмәт, Рәшит Бәшәр.”

60 еллык юбилее уңаеннан Чаллыда Рәшит Бәшәрнең якташлары, Татарстан язучылары катнашында зур иҗат кичәсе узды.
XS
SM
MD
LG