Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрби сәясәтен үзгәртә


Русиянең яңа хәрби сәясәтендә атом коралын куллану шартлары үзгәртеләчәк, дип белдерде Русия Иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев.

Аның сүзләренә карагында агымдагы елның азагында яки киләсе елның башында расланачак яңа доктрина “ачык” булачак. Моңа өстәмә аңлатмалар бирелмәде.

Хәзерге хәрби сәясәт 2000 елда кабул ителгән. Аның нигезендә Русия үзенә каршы атом һөҗүменә яки сугыш башлауга җавап итеп атом коралы куллана ала.
XS
SM
MD
LG