Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:29

Польша әлегә Лиссабон килешүен имзаламый


Польша президенты Лех Качинскийның бертуганы оппозициядәге иң зур “Хокук һәм гаделлек” фиркасе башлыгы Ярослав Качинский президентның Лиссабон килешүенә кул куймаячагын белдерде.

Башта президент Качинский Европа Берлеге җитәкчелегендә реформалар турындагы Лиссабон килешүенә якшәмбе көнне имза куячак, дип хәбәр ителгән иде.

Ярослав Качинский сүзләренә караганда, президент килешүне имзалый алмаячак, чөнки якшәмбе көнне ул Ватиканда булачак.
Килешүнең имзалану вакыты хәбәр ителми.

Бүгенге көндә Лиссабон килешүен имзаламаган ике ил – Польша һәм Чехия кала. Чехия президенты Вацлав Клаус илнең конституция мәхкәмәсе килешүнең Чехия кануннарына туры килүен раслаганчы аңа кул куймаячагын белдерде. Премьер-министр Ян Фишер Чехия килешүне ел азагына кадәр кабул итәчәк, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG