Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:44

“Безнең гәҗит” “Алтын мөнбәр” кинофестивале тирәсендә туган бәхәсләр, егетләрне армиягә алу чоры башлану, донорларның кеше тормышын саклап кала алуы турында язды.

Руслар икеләтә сөенә

Үткән атнаның иң зур вакыйгасы 5 нче Халыкара Мөселман кинофестивале булды. Айзат Шәймәрданов фестивальдән кайбер делегатларның канәгатьсезлек белдереп кайтып китүе турында яза. “Исламга, мөселманлыкка бернинди кагылышы булмаган фильмнарның артык күп булуы аларны икеләнүдә калдырган. Бер яктан шундый канәгатьсезлек булса, икенче яктан татар фильмнары үсештә. Нәкъ менә “Алтын мөнбәр” ярдәмендә”, дип языла “Безнең гәҗит”тә.

“Алтын мөнбәр”дә “Бер сугыш” (“Одна война”) исемле урыс фильмы төп җиңүче дип билгеләнде. Фильм икенче Бөтендөня сугышының ачылмаган битләрен тасвирлый. Ул дөньяның 67 иленнән тәкъдим ителгән филмнар арасыннан “Иң яхшы нәфис фильм”номинациясендә җиңү яулады. Режиссеры Вера Глаголева һәм продюссеры Наталья Иванова гран-при яулады.

Ислам диненә, мөселманлыкка бернинди дә кагылышы булмаган фильмар күп булганлыктан, фестивальдән бәлки “мөселман”сүзен алып ташларгадыр дигән фикер дә яңгыраган иде.

Армияме, сугышмы?

Армиягә чираттагы көзге чакырылыш башланды. Быел Татарстаннан тагын 6 меңләп егет бер еллык хәрби хезмәткә алыначак (язын 7 мең егет китте). Ә Русия буенча көзен 271 мең егет хәрби кием киячәк.

“Татарстан Хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренчә, көзге план, башлыча, югары һәм урта һөнәри белемлеләр хисабына хәл ителәчәк(60%). Андый егетләр хезмәткә үтә җаваплы карый, алар белән пробеламар аз була”, дип яза Альбина Әбүзарова.
“Безнең Гәҗит”тә шулай ук сугышның кайнар ноктасында хәрби хезмәтен үтүченең уй-кичерешләре, моңа карата психолог аңлатмасын укый аласыз.

Русиядә донорларга кытлык

Русиядә донорлык дәрәҗәсе үсеш алган илләр белән чагыштырганда, өч тапкыр түбәнрәк санала иде. Быел кан тапшыруга өндәгән чаралар Казанда да еш булды. Шәмәрдәндә ярты ел элек плазма үзәге ачылган иде. Алга таба Татарстанда тагын 12 мондый үзәк эшләр дип көтелә. Шәймәрдәнов Саба районы Шәмәрдән бистәсендәге югары технологияләр белән җиһазланган плазма үзәге эше белән танышкан.

“Донорлык кешенең үзе өчен дә файдалы икән. Кан алыштыру сәламәтлекне дә яхшырта. Биредә кан плазмасын тапшырганнан соң, анализларны үз күзең белән күреп сәламәтлегең хакында бушлай белешмә аласың. Моның белән кеше киләчәктә кемнеңдер гомерен саклап кала алачак”, дип яза “Безнең гәҗит”.

Тәмәкече – кем ул?

“Безнең гәҗит” интернет сәхифәсендә укучылар арасында махсус сораштыру үткәргән. Кеше ни өчен тәмәкегә үрелә, әллә аның зыянын белмиме? Сораштыруда 128 кеше катнашкан.

“Күпчелек тәмәкенең агулы икәнен белми тарта башлаучы икән. Сораштыруда катнашучыларның 41% ы шулай уйлый. Икенче урында – үзләрен чын ир яки гүзәл зат итеп күрсәтергә омтылучылар (29%). Башкаларга иярергә яратучы “слабаклар” – 7 %, “перекур” яратучы ялкаулар – 5 % диләр. Сораштырулар әнә шундый нәтиҗә күрсәтә”, дип яза “Безнең гәҗит”.

Югалтулар да кичердек...

Рәхимсез үлем тагын бер талантны арабыздан алып китте. Бу татар театры өчен зур югалту. 3 октябрьдә каты авырудан 53 яшендә Г.Камал исемендәге Татар академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Николай Юкачев вафат булды. Үзенә генә хас аһәңгә ия булган табигыйлеге, ихласлылыгы һәм музыкальлеге белән аерылып торган талантлы артист күпсанлы тамашачы мәхәббәтен яулады.
“Николай Юкачев белән бер-беребезне танысак та, якыннан таныш түгел идем. Ләкин бер тапшыруыма килгәч, ул зур хөрмәт белән хәтеремдә уелып калды. Аның татар түгеллеген белеп шаккатым. Без белер-белмәс телебез белән урысчаны катыштырып сукалаганда, ул татарны да уздырып, чын татар телендә сөйләшә иде”, истәлекләре белән уртаклашып, Илфат Фәйзрахманов яза.

XS
SM
MD
LG