Кытайның China Daily басмасы язуынча, Әл-Каида вәкиле Әбү әл-Либи Синҗан-уйгыр автономияле төбәктә яшәүче уйгырларны Кытай хөкүмәтенә каршы җиһадка чакыра.
Аның белдерүендә “үз диннәренә кайтырга һәм аллаһ хакына көрәшкә әзерләнергә” чакыру бар.
Әл-Либи шулай ук дөнья мөселманнарына уйгырларны яклауны сорап мөрәҗәгать итә.
Әл-Каида Кытайны Өремче каласында июль аенда уйгырларга каршы чаралар өчен террор белән кисәтте.
Өремчедә 5 июль көнне булган чуалышларда 197 кеше һәлак булды, 1.5 меңнән артык кеше яраланды.