Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:15

Израил: фәлестиннәр белән солых ерак


Израил тышкы эшләр министры Авигдор Либерман Израил радиосына әңгәмәдә фәлестиннәр белән якын арада тынычлыкка ирешеп булмаячак, дип белдерде.

“Алдагы берничә ел эчендә солыхка ирешеп булыр дип уйлаучылар төбәктәге чын вазгыятьне аңлап бетерми һәм чынга ашмаячак фаразлар тарата. Бу үз чиратында борчылу тудыра һәм каршылыкны арттыра”, диде министр.

Бу әңгәмә АКШның Якын Көнчыгыштагы махсус вәкиленең тарафларны солых сөйләшүләрен яңартырга чакыруыннан соң яңграды.

XS
SM
MD
LG