Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:30

Казанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәме узды. Быел “Уңыш-2009” “Корстон”да үтте, башка еллар белән чагыштырганда кунаклар саны күпкә ким иде.

Быел Татарстан башкаласында республика күләмендә уңыш бәйрәме үткәнен шәһәр халкы сизми дә калды. Чөнки урамнарда машиналар агышы үзгәреш кичермәде.

Башка елларда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәме “Басхет-холл”, “Пирамида” кебек зур биналарда үтте. Районнардан төркем-төркем игенчеләр агылды, шәһәр үзәгендә бөкеләр хасил була иде.

2009 ел авыр ел булгангамы, быелгы уңыш бәйрәме “тыйнак” кына иң кыйммәтле кунакханәләрдән саналган “Корстон”
үзәгендә узды. Әлеге чарага район башлыклары җыелды, аларга ияреп авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре килде.

“Уңыш-2009” га журналистларны да сайлап кына керттеләр, президентының авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлавын “Корстон”ның зур залында рәсми мәгълүмат чараларыннан берәр вәкил генә күзәтә алды. Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы күпчелек журналистларны игенчеләр бәйрәменә чакыру яклы булса да, президент тирәсендә эшләүчеләр үз төзәтмәләрен керткәннәр...

2009 ел икътисадb яктан да, табигать шартлары ягыннан да авыр ел буларак бәяләнсә дә, республика игенчеләре 5 миллион тоннага якын уңыш җыеп алуга иреште, дип хәбәр бирде рәсми чыганаклар. Бу, әлбәттә, башка еллар белән чагыштырганда аз санала, ләкин шушы көннәрдә генә Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов журналистларга былтыргыдан калган бөртекләрнең файдаланмавын әйтте. Шуңа да республика җитәкчелеге булганына шөкер итеп, җыеп алганын эшкә җигү яклы, ди.

“Узган елгы уңыштан 600 мең тонна икмәк калды. Без терлекчелекне үстерми торып бу проблеманы хәл итә алмыйбыз. Үзебезнең икмәкне үзебез үзләштереп барырлык итеп киң күләмдә терлекчелек тармагын үстерергә кирәк”, дип белдерә Татарстанның авыл хуҗалыгы министры.

Марат Әхмәтов белдергәнчә, авыл хуҗалыгы министрлыгы бу елларда шәхси хуҗалыкларны үстерүгә күп көч куя. Шуңа да аларга ярдәм йөзеннән кредит бирәләр.

“Бүредән курыксаң, урманга барма, диләр инде. Халыкны инандырырга, ышандырырга кирәк. Безгә быел 10 миллиард сум кредит бирелә. Шәхси хуҗалыкларга 9 миллиардка якын акча бирдек инде, ел ахырына 10-га тулыр дип уйлыйбыз. Бүген кредитны кайтара алмый калган кешеләр юк әле, шулай булгач ник куркырга?! Куркасың икән, миллион сум алма, йөзне ал!” диде Әхмәтов.

Инде янәдән “Корстон”да үткән уңыш бәйрәменә кайтсак, кайбер каләм ияләре бу чараны үзгәртеп, аны президентның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен кабул итү бәйрәме дип атады. Чөнки ул бик сәер рәвештә үтте.

“Элек аерым районлап бүләклиләр иде, быел гомуми генә әйтеп киттеләр. Мәсәлән, игенчеләргә, терлекчеләргә рәхмәт, алар хөрмәтенә җыр яңгырый сыман булды. Конкрет әйбер булмады”, диде “Яңа гасыр” телевидениясе хезмәткәре Марсел Әскәров.


Марсел, бу чарада түрәләрдән тыш гади игенчеләр дә бар иде, ди. Шунысын да әйтергә кирәк, журналистлар игенчеләрнең корылык елында да 5 миллионга якын уңыш җыюына шикләнеп карый. Алар бу саннар күктән алынган дип саный, һәм авыр елны берничек тә мондый күләм җыела алмый дип уйлый.

Ә инде алдынгы игенчеләр кайсы районнар дигәндә, “Уңыш-2009” да беренче урынны Буа, икенче урынны Арча ала, иң беренчеләрдән булып бөртеклеләрне Норлат районы җыеп бетерә.

Ни генә булса да авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйсы килә, ди бәйрәмгә кертелмәгән каләм ияләре, чөнки игенче-терлекчеләр бик авыр тармакны алып баралар, монда бары үз эшенә тугры булган, бик чыдам кешеләр генә эшли алуы күпләргә мәгълүм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG