Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Һиллари Клинтон килә


12-14 октябрь көннәрендә Русиягә ясаган сәфәренең бер өлешен АКШ дәүләт секретаре Казанда үткәрәчәк. Анда ул Татарстан җитәкчелеге белән генә түгел, төрле дин вәкилләре белән дә очрашырга җыена.

Дәүләт секретаре Клинтонның Казанга барачагын атнакич Вашингтонда дәүләт департаментының матбугат вәкиле Ян Келли хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан бүгенге Русиядә бу илнең күпмилләтле булуын күрсәтеп тора һәм Клинтонның Казанга баруы Кушма Штатларга Русияне яхшырак аңлауга ярдәм итәчәк. Моңа кадәр Татарстанга андый зур дәрәҗәле американ рәсмиенең килгәне юк иде.

Матбугат очрашуында яңгыраган "Дәүләт секретаренең Казан сәфәре Русиядә милләтара киеренкелек чыгуга китермәсме?" дигән сорауга Ян Келли көлеп, "Русияне, аның төрлелеген, яшәешен башкала Мәскәүдән читкәрәк чыгып кына аңлап була һәм бу җәһәттән Казан кулай бер урын", дип белдерде.

Русиягә килер алдыннан Клинтон Швецариянең Цюрих шәһәрендә Төркия белән Әрмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау турында беркетмә имзалау тантанасында катнашачак.

Моңа кадәр Татарстан башкаласында соңгы елларда Иран, Кытай, Чехия, Төркмәнстан һәм Төркиянең югары дәүләт җитәкчеләре булып киткән иде.
XS
SM
MD
LG