Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү шурасына сайлау


Юрий Лужков һәм Елена Батурина
Юрий Лужков һәм Елена Батурина

11 октябрь шәһәр шурасына 35 депутат сайланачак. Дусты һәм хатыны ялган юллар белән баюда һәм үзе ришвәтчелектә гаепләнгән Юрий Лужков урынында калырмы?

“Солидарность” хәрәкәте вәкиле 26 яшьлек Илья Яшин үзен шәһәр шурасына намзәт булырга лаек дип саный.

“Иң бай кешеләрнең 10% ярлы халыктан 42 мәртәбә баерак. Бу коточкыч зур социаль аерма социаль шартлауга китерә ала. Мәскәү ришвәтчелек сазлыгына баткан. Бу төр проблемаларга җитәкчелек күз йома”, ди Яшин.

Бу яшь сәясәтче дә, “Солидарность” хәрәкәтенең башка вәкилләре дә 11 октябрь үтәчәк сайлауда катнашмый. Шәһәрнең сайлау комиссиясе аларны намзәтләр исемлегеннән төшереп калдырды.

"Бердәмлек" шигаре
Яшин сүзләренә караганда, алар җыйган барлык имзалар ялган, дип табылган. Башка бер намзәт исә хәтта үз имзасының да ялган булуында гаепләнгән.

Шәһәр шурасында 35 урын. Аларга кемнәрнең сайланачагын бөтен Русия күзәтә, чөнки Мәскәүдә бөтен Русиядән җыелган акча әйләнә.

Сайлауалды эшләрен шәһәр мэры Юрий Лужков тулысынча үз контролендә тотты. Аның нәтиҗәләре игълан ителгәндә бер кем дә Бердәм Русия күпчелек урынны алды, дигәнгә гаҗәпләнмиячәк.

Демократия булганын күрсәтер өчен оппозициядәге намзәтләргә берничә урын калдырылачак, ди сәяси күзәтүче Владимир Прибыловский.

“Сайлау чын мәгънәсендә сайлау түгел. Нәтиҗәләр Лужков кушканча булачак. “Яблоко” турында ул нәрсә хәл иткәндер - билгесез, әмма коммунистларга ул 2-3 урынны бирәчәк, аңа Кремль шулай куша”, ди Прибыловский.

Лужковның Мәскәү кирмәне белән мөнәсәбәтләре катлаулы булды. 1990 елларда ул Ельцин варисы булып калырга тырышты. Еллар узгач Кремль аны урыныннан алырга тели, дигән фаразлар чыкты. Бүгенге көндә күпләр аның Мәскәү шәһәр җитәкчелегеннән китү көне инде бик якын, дип саный.

Империя җимерелә

Быел Лужковның дусты миллиардер Телман Измаилов үзе караган Мәскәүнең Черкиз базары ябылганда 2 миллиард долларлык малны илгә рөхсәтсез кертүдә тотылды.

Соңырак Мәскәүдә торак төзүче эре ширкәтләренең берсен җитәкләгән Шалва Чиргинский шәһәр хакимиятендәге “кирәкле кешеләр” белән “дуслашыр” өчен үз кәсебенең яртысын мэрның хатыны Елена Батуринага бирергә мәҗбүр булганын белдерде. Батурина бу гаепләүне кире какты.

Шәһәр милиция идарәсе башлыгы итеп президент Медведев кешесенең билгеләнүе дә Лужков хакимиятенә орым салды. Мәскәү шәһәр реклама комитеты башлыгы ришвәтчелектә гаепләнеп кулга алынгач, шәһәр рәсмиләренең эшчәнлеген прокуратура тикшерә башлады. Бу хакта “Ведомости” язган иде.

“Кремль Лужковның канатларын кисү сәясәтен алып бара. Аның кланының милкен тартып ала, югары вазыйфалардан куа”, ди Прибыловский.

Сайлау ирекле һәм гадел булган очракта да Бердәм Русия шәһәр шурасындагы күпчелек урынны алыр иде, ди белгечләр. Лужков популяр җитәкче. Бу дәрәҗәсен ул Мәскәүдә пенсияләрне арттырып, яңа эш урыннарын булдырып саклап калды.

Күптән түгел "Солидарность" хәрәкәте рәистәшләренең берсе Борис Немцов Лужковның ришвәтчелеккә батуын, хатынына байлык тупларга ярдәм итүен һәм шәһәрне җимерүен фаш иткән хисабын бәян итте.

Белгечләр Лужков киләсе ел башында Мәскәү җитәкчелегеннән алыныр, дип фаразлый.
Немцов: Мәскәү юлларын төзүгә хакимиятләр Британияне Европага тоташтырган Инглиз Туннеле төзелешеннән күбрәк акча тота.



Татарларга Лужков Мәскәүнең Җәмиг мәчетен торгызырга вәгъдә иткән иде. Төзелеш әлегә акрын бара, әмма Лужков сайлау алдыннан гына бу хакта сөйләшер өчен Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән очрашты.

Татарлар белән “Яблоко” партиясе дә элемтәдә тора. Алар Мөхәммәт Миначев җитәкчелегендәге «Ватан» партиясе уздырган пикетларда да катнашалар. Шулардан милли компонентны кайтару, Чиләбедәге атом шартлавыннан зыян күргән авыллар мәнфәгатен яклап Атом министрлыгы каршында узган пикетларны да әйтергә була. “Яблоко” җитәкчелеге сайлау алдыннан татарлар белән очрашты.
XS
SM
MD
LG