Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Европа Босния низагына чара эзли


НАТО һәм Европа Берлегенә әгъзалык сөйләшүләре вакытында ил эчендә барлыкка килгән низагны бастыру өчен Европа һәм АКШ дипломатлары Босния җитәкчеләре белән очраша.

Швеция тышкы эшләр министры Карль Билдт һәм АКШ дәүләт секретаре урынбасары Җим Стейнберг, Босниядәге серб, хорват җитәкчеләренә низагны чишү өчен уртак тәкъдим белән чыга.

Босниядә сайлаулар якынайган арада, илдәге 3 төп милләт: босняк, серб һәм хорватлар арасындагы низаг соңгы көннәрдә артты.

1992-95 елларда булган сугыштан соң ил серб һәм хорват федерациясе дип ике идарәгә бүленде.

Һәр ике тараф үзенчә идарә итә. Үзәк хакимият булмавы илнең тышкы сәясәте мәсьәләсендә каршылыклар тудыра.
XS
SM
MD
LG