Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:52

Башкортстан дәүләт бәйрәмен билгели


Республика бәйрәме тантанасы опера һәм балет театры бинасында үтте

Республика бәйрәме тантанасы опера һәм балет театры бинасында үтте

Башкортстан бу көннәрдә бәйрәм рухында яши. 11 октябрьдә 19нчы тапкыр билгеләнүче Республика көне тантаналары бара.

Республика көне Башкортстанда 11 октябрь көнне бәйрәм ителсә дә, шушы ббәйрәмнең кайбер чаралары бу атна башыннан ук оештырыла башлады. Ә төп рәсми тантана Уфада 9 октябрь - җомга көнне үтте.

Төштән соң сәгать өчтә Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры бинасында Республика көне уңаеннан џәр елны була торган тантаналы җыелыш башланды. Әлеге чарага республиканың иң югары җитәкчеләре, депутатлар, зур ширкәтләр башлыклары, дин әһелләре, кыскасы, күз өстендә каш булган шәхесләр чакырылган иде.

Тантаналы җыелышка килгән һәммә кеше, һәр елдагыча, быел да сәхнәдә өстәлләр корылыр һәм андагы президиумга иң билгеле кешеләр менәр дип көткәндер. Әмма бу алай булмады. Һич булмаганча, сәгать өч тулу белән, сәхнәдәге мөнбәр янына республика президенты Мортаза Рәхимов чакырылды һәм ул шунда ук алдан әзерләнгән докладны укый башлады. “Яңа катлаулы шартларда да Башкортстан ныклыкка сынауны уңышлы үтә” дип аталган иде М. Рәхимовның доклады.

Президентның чыгышы нибары 17 минут чамасы гына дәвам итте. Бу аның хаста булуы белән дә аңлатыладыр. Ул бик еш ютәлләде, йөткерде, тамагы бик тә карлыккан иде. Мортаза Рәхимов үз чыгышында 19 ел элек Башкортстанның Суверенлык турында декларация кабул итүенең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Башкортстанны Русиянең иң рәхәт яшәүче төбәге итеп күз алдына бастырды ул. Чыгышының азагында ул киләчәктә дә шулай булыр дип ышандырды.

Президент Мортаза Рәхимов докладында тагын бер үзенчәлекне сизми мөмкин түгел иде. Бу юлы ул Башкортстан ирешкән казанышлар хакында гына сөйләде. Шул ук вакытта федераль үзәк тарафларына бер генә тәнкыйть сүзе дә ычкындырмады. Узган елларда Мәскәү җитәкчеләренә шактый каты эләгә иде. Менә бу хәл чынлап та Мортаза Рәхимовның сәяси йогынтысы, абруе шактый кимүгә дәлил булып тора кебек.

Мортаза Рәхимовтан соң тантаналы җыелышта башка беркем дә чыгыш ясамады. Монысы да шактый сәер иде. Чөнки башка елларда президенттан алып ниндидер югары уку йорты талипларына кадәр егермеләп кеше нотык тота торган иде. Әлеге хәлне дә суверенлык турында 19 ел элек кабул ителгән декларациядән соңгы елларда татлы истәлек кенә калу белән аңлатырга мөмкиндер.

Тантаналы җыелыш республиканыћ сәхнә йолдызларының бер сәгатькә дә тулмаган концерты белән тәмамланды. Республика халкы алдагы өч көндә бәйрәм итәчәк. Чөнки бәйрәм көне якшәмбегә туры килү сәбәпле, 12 октябрь дә ял көне дип игълан ителде.

Соңгы елларда Башкортстанда 1990 елда игълан ителгән суверенлык декларациясе турында күп бәхәсләр кузгалды. Әлеге үзаллылык Башкортстанда башкортларны “төп милләт”, “асаба халык” дип күтәрүгә, шулай итеп этнократик юлга кереп китүгә китерде, дигән фикерләр еш ишетелә. Бу фикерләр белән республикадагы танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин да тулысынча килешүен әйтә.

“Дөрес, суверенлык игълан итү Башкортстанга баштагы елларда шактый күп икътисадый мөмкинлекләр тудырды, - ди ул. - Әмма алынган табышлар республиканың барлык халкына түгел, ә нигездә башкорт милләтле кешеләр мәнфәгатенә юнәлтелде. Яңа дәваханәләр, мәктәпләр, гимназияләр, асфальт юллар башлыча саф башкорт районнарында төзелде. Башкортлар иң югары вазыйфаларга үрләтелде. Күп акчалар башкорт теле даирәсен киңәйтүгә юнәлтелде. Татар районнарына башкорт теле укытучылары эшкә җибәрелә һәм аларга анда бушлай фатирлар бирелә, югары хезмәт хаклары билгеләнә. Һәм бу башка тармакларга, башка өлкәләргә дә кагыла”.

XS
SM
MD
LG