Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:17

БДБ Молдова саммиты тәмамланды


Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре җитәкчеләре Молдованың Кишинёв шәһәрендәге саммитта очрашты.

БДБ идарә шурасы башлыгы Сергей Лебедев җыенның уңышлы тәмамлануын белдерде. Саммитта катнашкан җитәкче һәм вәкилләр, икътисади кризис белән көрәш, иминлек һәм энергия өлкәсендә 20дән артык уртак килешүгә кул куйды. БДБ илләре арасында сәүдә хезмәттәшлеген арттыруны максат итеп куйган чаралар ноябрь аенда булачак хөкүмәт башлыклары җыенында яңадан каралачак.

Икътисади хезмәттәшлек кысаларында ике ил арасында булачак алыш-бирештә дәүләт акчасын гына куллану карала.

Җыенда элек көтелгәнчә Русия президенты Дмитрий Медведев белән Украина президенты Виктор Ющенко арасында очрашу булмады.

Җыенга Үзәк Азия иле Казакъстан, Таҗикстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан президентлары катнашмады. Алар җыенга үзләренең түбәнрәк дәрәҗәдәге вәкилләрен генә юллады. Мәгълүм булганча, Грузия узган ел элекке совет илләре иттифакыннан аерылуын белдергән иде.



Саммит кысаларында, Әрмәнстан президенты Серж Серкисиян һәм Азәрбайҗан президенты Ильһам Алиев, ике ил арасында озак еллардан бирле зур каршылык тудырган Карабах мәсьәләсе турында сөйләште.

Молдобадагы АКШ вәкиле Роберт Брадткә очрашуны "җитди һәм эшлекле" дип атады.

XS
SM
MD
LG