Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икенче дөнья сугышыннан калган бомбалар юк ителде


Кырымның көньяк ярында Икенче дөнья сугышыннан калган бомбалар юк ителде. Форос тирәсендә торган ике бомбаның берсе 500 килограмм авырлыкта булган.

Украинаның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, бомбаның ялга дип килгән гауваслар тарафыннан табылуын белдерде. Метр ярым туфрак астына күмелгән бомбалар ел узу белән күгәргән. Табылган бомбалар махсус билгечләр тарафыннан имин рәвештә шартлатылды. Бомбалар совет көймәләрен юк итү максатында урнаштырылган булган.

4 октябрьдә исә Киевтан 500 чакрым ераклыктагы Николаев шәһәрендә парк җире төзелешендә дә элекке алман бомбалары табылган иде.
XS
SM
MD
LG