Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:17

Хабаровскида “Безнең көчебез - бердәмлектә” дип аталган Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессының беренче конференциясе узды. Конгресс Ерак Көнчыгыш федераль бүлгедәге татар оешмаларын берләштерә.

“Безнең көчебез бердәмлектә” дип аталган конференциягә Ерак Шәрыктагы барлык татар иҗтимагый оешмаларының вәкилләре җыелган иде. Чара кысаларында татар әдәбияте, милли киемнәр һәм ашлар күргәзмәсе, шәһәр буенча сәхәт дә оештырылды.

Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Абдуллин чараны тантаналы рәвештә ачып җибәреп, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Татарстан премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән җибәрелгән котлау хатларын укыды.

Конференция барышында Ерак Шәрыктагы татар оешмалары җитәкчеләре үзләре башкарган эшләрне санап, киләчәктәге эш планнары, проблемалары белән уртаклашты.

Хабаровскидагы татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сәрвәр Туктаров татар яшьләре клубы эшчәнлеге белән таныштырды. Әлеге клубта милли рухтагы очрашулар һәм бәйрәмнәр оештырыла икән. Декабрь аенда исә клуб яшьләре өлкәнең кайбер шәһәрләрендә татар дискәтүкләре уздырырга ниятли.

Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Абдуллин сүзләренә караганда, өлкәдә татар тарихы һәм мәдәниятен белергә теләүче яшьләр саны арта. Шулай ук төрле күңел ачу чараларында да татарлар күпләп катнаша.

Уңай якка үзгәрешләр булса да, Ерак көнчыгыш татарлары тормышында проблемалар да җитәрлек. Конференция барышында алар аеруча озаклап тикшерелгән. Рөстәм Абдуллин әйтүенчә, төбәктәге зур проблема - мәчетләр булмауда.


“Мәчет Ерак Шәрыкта бары тик Находкада гына бар. Башка шәһәрләрдә исә гыйбадәт бүлмәләре генә. Әмма анда да ислам, Коръәнне белгән татар руханилары юк. Гыйбадәт бүлмәләрендә Урта Азия һәм Кавказдан килгән кеше имамлык иткәч, татарлар анда теләп һәм күпләп йөрми. Имам сорап Татарстан диния назәрәтенә берничә тапкыр мөрәҗәгать иттек. Имам җибәрербез дип вәгъдә иттеләр. Әмма биргән вәгъдәләрендә тормадылар”, ди Абдуллин.

Шулай ук Ерак Көнчыгыш татарларын ислам нигезләре буенча күмү мәсьәләсе дә борчый икән. “Татарларны күмү өчен зиратта махсус урын бирелсә дә, шәригать кануннарын белеп күмүчеләр юк. Үзебез булдыра алганча күмәргә тырышабыз”, диде Рөстәм Абдуллин.

Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессының беренче конференциясендә якшәмбе мәктәпләрендә татар теле укытучыларының юклыгы мәсьәләсе дә күтәрелгән. Рөстәм Абдуллин сүзләренә караганда, кайбер урыннарда татар теле укытучылары бөтенләй юк, ә туган телдәге китаплар бик аз.

“Татарстанга кунакка кайткач, без көчебездән килгәнчә төрле китаплар, дәреслекләр алып китәбез. Өйгә кайткач исә, аларны бөтен Ерак Көнчыгыш буенча таратабыз. Әмма алар кешеләргә бик аз тия. Казанга килгәч, безгә күпләр ярдәм итәргә, китаплар җибәрергә ышандыралар. Әмма бу буш вәгъдә генә булып кала”, ди Абдуллин.

Конференция ахырында Ерак Шәрык татарлары үзләренчә әлеге проблемаларны чишү, әлеге вәзгыятьтән чыгу юлларын эзләде. Әмма барыбер киңәш һәм ярдәм сорап тагын бер тапкыр Татарстан җитәкчелегенә, Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итәргә булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG