Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида быел өч урында татар теле укытыла


Омскиның үзендә бер генә мәктәптә дә татар теле укытылмый. Шулай да, туган телләрен өйрәнергә теләгән шәһәр балаларының тел өйрәнү мөмкинлеге бөтенләй үк юк түгел.

2009-2010 уку елында Омски өлкәсендә 1865 гомуми белем бирү мәктәбе эшли. Анда 200 меңгә якын бала белем ала. Быелга кадәр бу мәктәпләрнең 22-се татар этномәдәни компонентлы дип санала иде. Өлкәнең Мәгариф министрлыгы хезмәткәре Виктор Лосев сүзләренчә, татар теле быел да шул ук мәктәпләрдә укытыла, әмма төгәл мәгълүматләр октябрь аеның ахырында гына билгеле булачак.

Омскиның үзендә бер генә мәктәптә дә татар теле укытылмый. Шулай да, туган телләрен өйрәнергә теләгән шәһәр балаларының тел өйрәнү мөмкинлеге бөтенләй үк юк түгел. Татар иҗтимагый оешмалары тырышлыгы белән быел өлкә үзәгендә өч урында факультатив дәресләр алып бару җайга салынды.

Сентябрь башыннан шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырылган факультатив эшли башлады. Дәресләр һәр атнаның чәршәмбе кичендә мохтариятнең офис-бүлмәсендә бара. Татар теленнән башка анда теләүчеләр өчен дин сабаклары да бирелә, себер җире һәм себер татарлары тарихы өйрәнелә, фикер алышулар оештырыла. Дәрескә йөрүчеләрнең яше чикләнмәгән, анда балалар да өлкән яшьтәгеләр дә шөгыльләнәләр.

Татар теле дәресләрен яшь укытучы Римма Солтанова алып бара. Римма укытучылык эшендә әле беренче адымнарын ясый - ул быел гына Омскиның 1-нче санлы педагогия коллиятенең өстәмә татар теле укытылган бүлеген тамамлады. Дин дәресләрен Хәер-Ихсан мәчете имамы Закир Шарыпов укыта. Закир хәзрәт югары дини белемне Туниста алган. Тарих дәресләрен Омски дәүләт университеты аспиранты Павел Красота алып бара. Ул татар дөньясында Себер татарлары тарихы белән шөгыльләнүче галим буларак билгеле академик Николай Томилов укучысы.

Шимбә көннәрендә анда дәресләр икътисади юнәлештә алып барыла. Дәресләрне оештыручы эшмәкэр Муса Нигъмәтуллин яшьләрне бизнеста уңышка ирешү юлларына өйрәтә.


Дәресләрнең барысына да йөрү мәҗбүри түгел. Һәркем үзе теләгән юнәлешне сайлый ала. Шулай да һәр дәрескә йөрүчеләр дә бар. Андыйларның берсе - Лилия Баһаутдинова.

“Татар телен өйрәнүдән тыш, мине монда динне гыйльми яктан түгел, дин итеп укытулары җәлеп итте, икътисад буенча дәресләр ошый, җырга осталыгым булмаса да “Умырзая” ансамбленә да йөрисем килә, чөнки җыр өйрәнгәндә сүзләрнең әйтелеше тизрәк истә кала”, дип саный Лилия.

Омскиның “Дуслык йорты” каршында эшләүче “Өмет” балалар студиясендә дә дәресләр сентябрь аенда башланып китте. Нәкъ биредә балалар туган телләрен татар теле дәресләрендә дә, җыр аша да өйрәнәләр, бию түгәрәгендә дә шөгыльләнәләр.

Омскида тагын бер урында татар телен өйрәнү мөмкинлеге бар – өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте каршында татар теле факультативы эшли башлады. Анда тарих һәм төрек теле дәресләре дә алып барыла. Мохтариятнең “Мәгариф” белем үзәге җитәкчесе Луннур Шугуров сүзләренчә, факультатив дәресләр оештыру шәһәр хакимиятеннән бирелгән грант акчасына мөмкин булган.

Шәһәр мохтариятендә барлык чыгымнарны күптән түгел оешкан “Эшлекле татарлар клубы” күтәрә.
XS
SM
MD
LG