Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:49

Петербурда “Охта-үзәген” төзүгә каршы чарада 4 мең кеше катнашкан


Петербур – Шимбә көнне Петербурда 400 метр биеклектәге “Охта-үзәген” төзүгә каршы протест чарасына 4 меңгә якын кеше чыккан.

“Петербурны саклау өчен йөреш” дип аталган чараны “Яблоко” партиясенең җирле бүлекчәсе һәм иҗтимагый оешмалар оештырган. Азатлык хәбәрчесе әйтүенчә, анда танылган мәдәният әһелләре, сәясәтчеләр катнашкан.

Төзеләсе бинаның биеклеге канунда каралганнан берничә тапкыр зуррак булуга карамастан, күптән түгел Петербур губернаторы Валентина Матвиенко аны төзергә рөхсәт иткән карарга кул куйды.

Русиянең мәдәният министрлыгы бинаны төзүгә шулай ук каршы чыккан иде.

XS
SM
MD
LG