Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:33

Мәскәүдә “Нәфрәт көнен” оештыручылар тоткарланган


Мәскәү – Бүген Мәскәүдә хакимиятләр рөхсәте белән үткәрелгән оппзициянең “Нәфрәт көне” дип аталган чарасы беткәннән соң, аның оештыручылары тоткарланган.

“Сул фронт” хәрәкәте җитәкчесе Сергей Удальцов радиобызга әйтүенчә, ул һәм тагын кимендә 4 активист милиция бүлегенә китерелгән.

Чарада 300-гә якын кеше катнашкан. Алар Мәскәү мэры Юрий Лужков һәм Мәскәү хөкүмәтенең урыныннан китүен таләп иткән.

Удальцов сүзләренчә, чара үзе тыныч кына үткән. Ләкин ул беткәч, милиция хезмәткәрләре килеп, аларны канунсыз агитация алып баруда, бирелгән вакыт һәм кеше санын арттыруда гаепләп, милициягә алып киткән.

XS
SM
MD
LG