Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:16

Памфилова “Наши” хәрәкәтенә каршы чаралар күрергә чакыра


Мәскәү – Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы башлыгы Элла Памфилова, баш прокуратураны “Наши” хәрәкәтенә каршы чаралар күрергә чакырды.

Памфилова сүзләренчә, шура баш прокурор исеменә Кремль тарафлы “Наши” хәрәкәтенең журналист Александр Подрабинекны эзәрлекләве турында күп санлы дәлилләр җибәргән.

Подрабинек совет чоры турында тәнкыйтьле мәкалә бастырганнан соң, «Наши» активистлары, аның ветераннардан гафу үтенүен таләп итеп, журналистның йорты каршында пикетлар үткәрә башлады.

Совет чорында диссидент булган Подрабинек, үзенә янаулар булу сәбәпле, вакытлыча качып торырга мәҗбүр булган.

XS
SM
MD
LG