Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:02

Гыйрак сайлаучылары ачык сайлаулар таләп итә


Багдад – Гыйракның берничә шәһәрендә бүген йөзләгән кеше демонстрациягә чыгып, ачык сайлаулар һәм дәүләт оешмаларының эшен яхшыртуны таләп итте.

Гыйрак парламенты 16 гыйнварда үтәчәк сайлауны, намзәтләр исемлеген бюллетеньгә кертмичә генә, партия исемлекләре нигезендә үткәрү мәсьәләсен тикшерә.

Узган атна шигыйларның рухи җитәкчесе Али Әл-Систани, бу тәртип кабул ителсә, сайлауга байкот белдерү белән янады. Ачык исемлекләр тавыш бирүгә күбрәк сайлаучыны җәлеп итәчәк, диде ул.

XS
SM
MD
LG