Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:13

Алиев: Таулы Карабах сөйләшүләре нәтиҗәсез тәмамланды


Кишенев – Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев Таулы Карабах мәсьәләсенә багышланган соңгы сөйләшүләр нәтиҗәсез тәмамланды, дип белдерде.

Бу турыда ул Молдова башкаласы Кишеневта Әрмәнстан президенты Серж Саргсян белән үткән сөйләшүләрдән соң әйтте. Алиев Ереван позициясен “конструктив” түгел дип атады. Аның сүзләренчә, төп мәсьәләләр чишелми калган.

Әрманстан ягы әлегә бер аңлатма да бирмәде.

Элегрәк Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Алиев-Саргсян сөйләшүләрендә тәрәкъкыят бар, дигән иде.

XS
SM
MD
LG