Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне: “Татарлар берләшегез!”


Казанда 20-нче мәртәбә Хәтер көне уздырылды. Халык Аллаһы Тәгаләдән рухи, милли бәйсезлек сорады, “Азатлык! Бердәмлек! Татарлар берләшегез!” дип кычкырды.

Быелгы Хәтер көненә узган елгы белән чагыштырганда халык күбрәк җыелды. Уфадан, Чаллы шәһәреннән 100-ләп кеше Казанга килде. Оештыручылар сүзләренчә, мәйданга барлыгы 400-ләп кеше җыелды.

1552 ел кабатланмасын!

Хәтер мәрәсиме “Болгар” мәчете имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Фәиз вәгазе белән башланып китте. Илдус хәзрәт Аллаһы Тәгаләдән 1552 елның татарлар өчен башка кабатланмавын сорады. “Кылган догаларыбызны милләтебез, динебез өчен Казанны яклап шәһит киткән бабаларыбыз рухына ирештер”, диде Илдус Фәиз.

Чараны журналистлар Илфат Фәйзрахманов белән Фирдүс Гыймалетдинов алып барды. Шагыйрәләр Нәҗибә Сафина, Флера Тарханова, Ләйсән Фәтхетдинова Хәтер көненә, татар милләтенә багышланган шигырьләрен укыды. Флера Тарханова фикеренчә, 1990-нчы елларга яңадан кайтасы иде. Ә Нәҗибә Сафина Русияне авыру дәүләт дип атады. Әлеге авыруның йогышлы булуын, башкаларга да исән калырга мөмкинлек бирмәвен әйтте.

1552 елны яшьләр дә хәтерли

Әйтергә кирәк, Хәтер көненә яшьләр күп җыелды. Оренбур, Мәскәүдән килүче яшь татар төркемнәре дә бар иде. Оренбурның “Яшьлек” дигән татар оешмасы яшьләре Казан шәһәрен күрергә.

“Хәтер көненә дә чыгарга булдык. Ата-бабаларыбызны истә тотабыз”, ди Руфинә Войназарова.

Уфадан да яшь буын вәкилләре килгән иде. Алар исә татар яшьләре милли-мәдәни чараларга гына игътибар бирергә тиеш түгел дип саный. Сәясәт белән дә шөгыльләнергә кирәк, ди алар.

“Хәтер көненә тарих белер өчен генә җыелмадык. Без моннан яңа көчләр туплар кайтырга тиеш. Без – Башкортстан татарлары туган телебез өчен җирле хакимияткә каршы үзебез генә көрәшмибез. Башка оешмалар белән дә хәрәкәт итәбез”, ди Илнар Гарифуллин.

"Максатыбыз – бәйсезлек!"

Быелгы җыенга милли хәрәкәтнең Чаллыда яшәүче активистлары Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим килә алмаган. “Икесе дә авырып яталар”, ди Чаллы татар иҗтимагый үзәге башлыгы Рәфис Кашапов.

Кашапов фикеренчә, татар халкы алга таба да бәйсезлек өчен көрәшергә тиеш. “Русия безгә басым ясап торса да, көрәш тукталмас. Без барыбер аякка басачакбыз, азат дәүләтебезне төзиячәкбез”, ди ул.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе урынбасары Наил Нәби дә татарга бәйсезлек киләчәк, дип чыгыш ясады.

Татар иҗтмагый үзәге исә Хәтер көнен дәүләт оештырырга тиеш, дигән мөрәҗәгать кабул итте.

“Максатыбыз – бәйсезлек” дигән шигарь Хәтер көненең төп өндәмәсе булды. Аны быел, башка еллардан аермалы буларак, өлкәннәр урынына яшьләр күтәреп барды.
Сөембикә манарасы янында дога кылу


Сөембикәдән азан әйтелмәде

Казан кирмәненә якынлашкан халыкны Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфар Лотфуллин җыйган мөселманнар төркеме көтеп тора иде. “Азатлык!” дип кычкырып, Лотфуллин сәяси өндәмәләр әйтмәгез, дип мөрәҗәгать итте. Әмма Сөембикә ханбикә манарасына якынлашканда халык тагын “Азатлык!” дип оран салды.

Манара янында Коръән укылды, дога кылынды. “Раббыбыз, күңелебездәге милли, дини хисләр тәрбияләнә күрсен. Аны яңа буынга тапшырырга һәрберебезгә дә насыйп ит. Милли һәм дини бәйсезлек бир”, диде имамнар Сөембикә манарасы янында. Әмма узган елдагы кебек манарадан азан әйтелмәде.

Ахырда Кол Шәриф мәчетендә өйлә намазы башкарылды.

XS
SM
MD
LG