Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон: Халыкара җәмәгатьчелек Иранны озак көтмәячәк


Лондон – Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон “халыкара җәмәгатьчелек Иранның атом өлкәсендә йөкләмәләрне үтәвен озак көтеп утырмаячак”, дип белдерде.

Бу сүзләрен ул якшәмбедә Лондонда Британия тышкы эшләр министры Давид Милибанд белән очрашкач әйтте. Күптән түгел Иран белән үткән сөйләшүләрне Клинтон яхшы башлангыч дип атады, ләкин сүзләрдән соң гамәлләр булырга тиеш, дип өстәде.

Милибанд, Тәһранның дөнья белән мәнәсәбәтләрен яхшырту өчен моннан да яхшырак форсат булмаячак, дип кисәтте.

Элегрәк Иран рәсмиләре, сөйләшүләр нәтиҗә бирмәсә, Иран уран баету эшләрен дәвам итәчәк, дип әйткән иде.

Халыкара җәмагатьчелек Иран атом коралы ясарга җыена дип борчыла. Иран үзе моны кире кага.
XS
SM
MD
LG