Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:51

Сайлаучылар белән элемтә сәхифәсенә хакер һөҗүме ясалган


Мәскәү -- Русиядә җирле сайлаулар үткән көнне сайлаучылар белән элемтә урнаштыру өчен ачылган махсус интернет сәхифәгә хакер һөҗүме ясалган.

Бу турыда Мәскәүдә журналистларга сәхифәнең җитәкчесе, иҗтимагый пулат әгъзасы Андрей Пржездомский хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бу сәхифә тәртип бозуларның яңа алымнарын ачыкларга ярдәм иткән. Мисал өчен, бер интернет сәхифәсендә тавыш биргән өчен акча вәгъдә иткәннәр, икенчесендә тавыш бирү кагыйдәләре турында ялган мәгълүмат таратылган.

Пржездомский сүзләренчә, аларга барлыгы мең-ярымга якын мөрәҗәгать килгән. Шуларның бер өлеше хокук саклау оешмаларына җибәрелгән.

XS
SM
MD
LG