Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:58

Башкортстанда Республика көне билгеләнде


Уфа – Башкортстанда бүген Республика көне билгеләнде. 19 ел элек Башкортстанның мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителгән иде.

Бәйрәм тантаналары Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның Башкортстанның Русия белән берлеген гәүдәләндергән Дуслык һәйкәленә чәчәкләр салуыннан башланып китте.

Рәхимов республика халкына мөрәҗәгать итеп, “Башкортстан инде ике дистә ел иҗтимагый үзгәрешләр юлыннан бара. Бу безнең тарихи сайлавыбыз, бөек Русия белән уртак язмышыбыз, республика дәүләтчелегенең гасырга якын үсешендә яңа чоры”, дигән сүзләр әйтте.

Бәйрәм уңаеннан Уфада һәм республиканың башка калаларында төрле концертлар, күңел ачу чаралары үтте.

Уфадагы бәйрәм чаралары салют һәм лазер тамашасы белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG