Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:54

Сембердәге Хәтер көнендә махсус хезмәткәрләр дә “катнашты”


Быел Сембердә узган Хәтер көнендә халык күп түгел иде. 15 пикетчыны аннан да күбрәк махсус хезмәткәрләр саклады.

1988 елның март аенда тәпиләп кенә киткән “Туган тел” оешмасы беренче мәртәбә шул ук елның 14 октяберендә Ленин мәйданындагы Ленин һәйкәле янында Хәтер көненә җыелган иде. Яшел әләмнәрнең Ленин образына капма-каршы икәнлегеннәме инде, җыенны янәшәдәге Свердлов исемендәге бакчада дәвам итәргә куштылар. Бераз флаглар белән басып тору аркасында 30-40 чамасы кеше җыелгач, Свердлов исемендәге бакча эчендәге ял урынында Насыйбулла хәзрәт Казанны саклауда шәһит киткән корбаннар истәлегенә ясин чыкты.

Тик менә, төрле койма-баганаларда игъланнар булуына карамастан, халык аз җыелды, оештыручылар көткәндәй түгел. 1989, 1990 елларда да шул ук чамада гына. 1991 13 октябренә халыкны күбрәк җәлеп итү өчен телевизор аша игълан кирәк иде. Мондый игъланны рәсми рәвештә биреп булмый, ә сорауга җавап бирергә ярый.

Октябрь башында “Чишмә” исемле тевизион тапшыру “Өмет” газеты хезмәткәрләре турыдан-туры эфирда укучыларның сорауларына җавап бирәләр. “Быел Хәтер көне кайчан һәм кайда булла?” дигән сорауга тәфсилле җавап бирелде. Нәтиҗәдә 3 меңнән артык кеше җыелган иде. Анда “Иттифак” фиркасенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наил Микеев, дәртләнеп китепме инде, милли армия җыю турында да сүз куптарды. Хәтта язылучылар да булды.

Әлбәттә, мондый чара хакимиятне үчекләү кебек кенә иде инде – уйламыйча эшләнгән нәрсә. Һәм җавап озак көттермәде. Шул ук җыенда тикшерүгә чыгарылган Конституция проектын яндыру да түрәләр күңеленә нык тигән булып чыкты...

Бу чара олуг шау-шуларга да сәбәп булды: татар җәмәгатьчелеге җитәкчелеге белән махсус әңгәмәләр, җирле матбугатта җитди язмалар һәм башка чаралар…

Артабан үзенең төп максаты итеп ана телен мәктәпләргә иңдерүне куйган “Туган тел” оешмасы Хәтер көнен уздырудан читләште. Бу вазыйфаны үз өстенә Наил Микеев җитәкләгән Милли Мәҗлес кенә үз өстенә алды.

Быел нәкъ ул оештырган чарада да күпләр катнашты дип булмый. 15 пикетчыны аннан да күбрәк махсус хезмәткәрләр саклады. Аның өстәвенә, милиция “Газел”е тирәсендә шул ук чамада милиция хезмәткәрләре сакта торды. Югыйсә, әллә ни куркырлык нәрсә дә юк иде. Пикет дигәне пикет кына булып чыкмаса да. Ул тәгъбир әйтүдән башланды.

Чараны ачып җибәргән Наил Микеев: “Җәмәгать, быел Казан ханлыгын җимерүгә 457 ел тулды. Шул уңайдан җыелдык. Дөрес, моңа рөхсәт алу бик кыен булды. Илебезне саклауда шәһит киткән бабаларыбызны искә алырбыз, алар рухына догалар укырбыз. Бабаларыбыз безгә ирек яуларга васыять калдырганнар. Бу – безнең изге бурычыбыз”, диде.

20 чамасы “штатский” киемдәгеләрнең берсеннән бирегә килүләренең максатын сорарга туры килде. Ул, җәмәгатьчелек тәртибен сакларга, дип җавап бирде.

“Монда тәртип бозучылар юк бит, нәрсә сакларга соң?” – дигән сорау җавапсыз калды. Чарада катнашучылар илнең җитәкче даирәләренә мөрәҗәгать кабул иттеләр.

“Хакимнәр һәм башка патша-патшачыклар! Сез коллыкка төшерелгән халыкларны рухи яктан юк итү сәясәтен алып барасыз. Халыкларның милкен, борынгы җирләрен тартып алып, милли үзенчлекләреннән, теленнән, гореф–гадәтләреннән биздерәсез. Аларның тамырларын да корытып, сүгенү, аракы эчүдән башка берни дә белмәгән маньяклар, алкоголиклар төркеме ясыйсыз.

Элек-электән үк “татар-монгол золымы” дигән сафсата белән агуланып килгән халыкларны “исламский терроризм”, “мусульманский экстремизм” дигән уйдырмалар уйлап чыгарып, урысларны башка халыкларга каршы котыртасыз. Халык дигән төшенчәне юк итеп, барча халыкларны да “россиянин” урынына “урыс” дип атауга омтыласыз. Без бервакытта да урыска әйләнмәбез, иншалла. Һәм шул максатта көрәшәчәкбез дә”, диелә мөрәҗәгатьтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG