Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:52

Өремчедә 6 кеше үлемгә хөкем ителде


Кытайның Уйгыр автоном төбәгендә июль аенда булган чуалышлар вакытында кеше үтерүдә һәм башка җинаятьләрдә гаепләнгән 6 кеше үлем җәзасына хөкем ителде.

Синһуа хәбәр агентлыгы белдерүенчә, төбәк башкаласы Өремчедәге мәхкамә алар белән бергә хөкем ителгән җиденче кешегә гомерлек төрмә җәзасы билгеләгән.

Июль аенда уйгырлар белән хан кытайлары арасындагы бәрелешләрдә 200-ләп кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG