Accessibility links

Социаль ипотека бюджетка гына карамый


Казанда социаль ипотека нигезендә фатир алырга теләүчеләр өчен бәйге бара. Аның нәтиҗәләре 1 ноябрьгә билгеле булачак. Барлыгы Казанда 20 йорт уйнатыла.

Татарстан президенты каршындагы дәүләт торак фонды җитәкчесенең киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин әйтүенчә, бүгенге көндә Казанда социаль ипотека бәйгесендә 4 меңгә якын фатир уйнатыла. Димәк, шул кадәр кеше йортлы булачак дигән сүз. Аның -1 мең 583 фатир бюджетта эшләүчеләр өчен каралган.

Билгеле булганча, Казанда фатирларга бәйге озак булмый торды. Кризис сәбәпле, социаль ипотека бетә икән дигән сүзләр дә йөрде. Шул ук вакытта программага һәрдаим яңалыклар өстәлә килде.

Мисал өчен, фатирларга бәйге хәзер интернетта уйнатыла. Анда акчаң җиткән фатирны сайлап алу карала. Татарстан хөкүмәт рәисе Рөстәм Миңнеханов 3 ел программада торганнар һичшиксез фатирлы булачак дисә дә, 4-5 ел чиратта торып та бәйгедә җиңмәскә мөмкинсең, чөнки фатирлар беренче чиратта федераль акча күчкәннәргә биреләчәк.

Программа гамәлгә кергәндә ул күбрәк бюджетта эшләүче укытучыларга, табибларга дип каралса, хәзер инде бу исемлектә 15 юнәлеш.

Шәрифуллин сүзләренчә, бюджет тармагында эшләүчеләр һәм акча кертүче оешмалардан тыш, анда яшь гаиләләр катнаша.

Мидхәт Шәрифуллин
“Алар инде 374 фатирны сайлап алды. Икенчедән, елына 50 миллион сумнан артык акча керткән оешмалар бар. Аларга да сайлап алу рөхсәте бирелә. Чөнки әлеге акчалар шул йортларны булдыру өчен кирәк. Моннан тыш Икенче дөнья сугышы ветераннары һәм инвалидлары, чернобыльчеләр, ялга чыккан хәрбиләр, балалар йортында тәрбияләнеп 18 яше тулганнарга да бирелә. Шуңа фатирлар азая бара”, ди торак фонды хезмәткәре.

Яшь гаиләләр, сугыш ветераннары һәм хәрбиләргә акча Русия бюджетыннан килә. Шул сәбәпле, аларга фатирлар беренчерәк бирелә икән.

“Үзебезнең бюджеттан акча азрак салына, кешеләрдән кергәне дә күп түгел. Шуңа кайбер йортларның әле нигезләре генә бар. Алар я декабрьдә, ә киләсе елның беренче яртыъеллыгында төзелеп бетәчәк”, ди Шәрифиуллин.

Шул ук вакытта әле төзелмәгән йортлар да бәйгедә уйнатыла. Һәм инде ул фатирны отучы анда яшәмәсә дә, аның өчен акчаны түли башларга тиеш була. Әлбәттә, фатир яллап торучыларны бу канәгатьләндерми. Чөнки алар хәзер яшәгән фатирлары һәм әле нигезе генә булган йортлары өчен дә түли булып чыга.
XS
SM
MD
LG