Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаскәргә КамАЗ алырга акча бирелерме?


Русия саклану министрлыгы былтыр КамАЗ белән 24 миллиард сумлык йөк машиналары сатып алу турында килешү төзегән иде. Хәзер шул ачыкланды - министрлык КамАЗлар урынына 2010 елда очкычлар сатып алырга да мөмкин.

Русия саклану министрлыгының киләчәктә яңа йөк машиналарын сатып алудан баш тарту ихтималы турындагы хәбәр башта Чиләбедәге Миасс шәһәреннән килде - андагы “Урал” йөк автомобильләрен җитештерүче ширкәте хуҗалары, “Әгәр саклану министрлыгы “Урал” машиналарын сатып алудан баш тартса, шәһәрдәге вәзгыять һәлакәт дәрәҗәсендә булачак”, дип белдергән иде.

Андый ихтимал Чаллыга да яный. Билгеле булганча, Русия армиясе КамАЗ ширкәтеннән дә ел саен меңләгән машина сатып ала. Әгәр саклану министрлыгы КамАЗлардан да баш тартса, ширкәтне нәрсә көтә?

КамАЗның матбугат үзәге башлыгы урынбасары Марат Яһүдин әйтүенчә, КамАЗ җитәкчеләре бу көннәрдә Мәскәүдә, Италиянең “Фиат” ширкәте белән килешү төзү белән мәшгуль. Шунлыктан Русия саклану министрлыгының 2010 елда КамАЗларны сатып алмау ихтималына әлегә мөнәсәбәт белдерелмәгән.

Соңгы вакытта КамАЗ чит ил компанияләре белән хезмәттәшлеккә нык игътибар бирә башлаган. “Фиат” белән килешү төзер алдыннан гына американың “Федерал Могул” компаниясе белән уртак ширкәт булдыру турында килешүгә кул куелды.
Фәһим Җиһаншин


“АКШның “Федерал Могул” ширкәте белән сөйләшүләр 2007 елда башланды. Кризис уртак ширкәт төзүгә бераз комачаулады. Шулай да, ширкәт эшли башлады. Аны ачу тантанасына АКШтан биш рәсми вәкил килде. “Федерал Могул–Чаллы”га җитәкче итеп Чаллы туташы, татар мәктәбен тәмамлаган Эльмира Хәйретдинова билгеләнде. Бу ширкәттә машиналар өчен цилиндр, пешкәкләр эшләнә.

Бераз алдарак КамАЗ Германиянең стратегик беректәше “Даймлер” белән килешүгә кул куйды. Килешү нигезендә Чаллыда “Мерседес-Бенц” йөк машиналары җитештерелеп, Русиядә сатылачак. “Мерседес”лар КамАЗга көндәш булмаячак”, ди КамАЗ матбугат үзәге баш белгече Фәһим Җиһаншин.

КамАЗга 3 чит ил ширкәте килеп эш башлап җибәргән бервакытта, аннан китүчеләр дә бар. КамАЗда “Санг-Йонг” машиналарын җитештерә башлаган “Соллерс” компаниясе үзенең җитештерү куәтләрен Ерак Көнчыгышка күчерү турында белдерде.

Әлеге сөйләшүләр шимбә көнне булган иде. Дүшәмбе көнне КамАЗ матбугат үзәге Русия саклану министрлыгы позициясенә беркадәр ачыклык кертте. Аннан алынган мәгълүматлар буенча, саклану министрлыгы белән 3 еллык килешүне өзү турында сүз бармый.

Хәзерге вакытта федераль казна формалашу алдында тора. 2010 елда казнада дефицит булуы мөмкин. Бу очракта саклану министрлыгы дәүләт заказларын киметә. Ягъни, федераль казна саклану министрлыгына 2010 елда күпме акча бирә, шуннан чыгып машиналар сатып алыначак. Алга таба да КамАЗ ширкәтенең төп мөштәрие булып саклану министрлыгы кала, диләр автомобиль ширкәтенең матбугат үзәгендә.
XS
SM
MD
LG