Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:12

Һиллари Клинтон Русия җитәкчеләре белән Иран, Стратегик һөҗүм кораллары килешүе, Русия-Америка президент комиссиясе эшчәнлеге турында сөйләшә.

Мәскәүгә дүшәмбе кичендә килгән Клинтон башта тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты.

Бүген ул шулай ук президент Дмитрий Медведев белән дә сөйләшүләр үткәрә.

АКШ дәүләт секретаре Мәскәүдә Русия җитәкчеләре белән очрашуларда Иранның каршылыклы атом програмы мәсьәләсендә яклауга ирешергә тырыша.

Әлеге очрашулар алдыннан АКШ рәсмиләре Клинтон Мәскәүдән, әгәр дә Иран үзенең атом програмының тыныч максатта эшләвен раслый алмаса, аңа карата басым ясауга кушылуына ирешергә тырышачак диде.

Очрашуларда шулай ук Әфганстан, ракета калканы һәм Төньяк Корея мәсьәләләре дә карала.

Әлеге сәфәр барышындагы сөйләшүләрдә Мәскәү белән Вашингтон арасындагы мөнәсәбәтләрнең ни дәрәҗәдә яхшыруы күренәчәк.
Тарафларның Иран атом програмына карата мөнәсәбәтләреүзара якынайса да, ракета калканы мәсьәләсенә әле ачыклык кермәгән.

Сөйләшүләрдә төп темалар Иран, 5 декабрьдә мөддәте чыгачак Стратегик һөҗүм кораллары килешүенә алмаш һәм Русия-Америка президент комиссиясенең эшчәнлеге мәсьәләре булачак.

Клинтон АКШ президенты Барак Обама белән Медведев арасында июль аенда килешенгәннәрнең ничек үтәлүен тикшерәчәк.

Соңгы арада мөнәсәбәтләрнең җылынуына Американың Чехия белән Польшада ракета калканы урнаштыру планыннан баш тартуы сәбәп булды.

Вашингтон арзанлырак һәм сыгылмалырак яңа калкан төзиячәген игълан итте. Мәскәү Көнчыгыш Европада ракета калканы урнаштыру планына кискен каршы чыккан иде.

Вашингтон бу планны үзгәрткәннән соң күп тә үтмәстән, Медведев Мәскәүнең Иранга каршы чикләүләрне хуплау мөмкинлеген белдерде. Иранның атом програмы халыкара җәмәгатьчелектә зур борчылуга сәбәп булып тора.

Шулай да Мәскәү әле БМО Иминлек шурасында Иранга каршы каты чикләүләрне якларга вәгъдә итмәде. Русия җитәкчеләре белән очрашулада Клинтон шундый вәгъдәләргә ирешергә тырышыр дип фаразлана.

“Коммерсантъ” басмасы үз чыганакларына сылтау белән, әгәр дә Иран дөньяның куәтле 6 иле тәкъдим иткәннәрне кире какса, Русиянең чикләүләрне якларга һәм Иминлек шурасында вето хокукын кулланмаска әзер булуы турында яза.

Клинтон Мәскәүнең 1 октябрьдә Женевада Тәһран вәгъдә иткәннәрдән канәгать булу-булмавын, Женевада яңа очрашу теләү-теләмәвен ачыкларга тырышачак.

Русия һәм Америка дипломатлары шулай ук стратегик һөҗүм коралларын чикләү турында яңа килешү белән дә шөгыльләнә.

Русия һәрьякның стратегик ракеталары саны 500-дән артмасын дип саный, АКШ исә һәрьякның 1100 белән чикләнүен яклый.

Ракета калканы мәсьәләсендә исә проблемалар чыгарга мөмкин. Обама ракета калканын Көнчыгыш Европада урнаштыру турындагы элекке президент Дҗордҗ Буш идарәсе планыннан баш тартканнан соң кайбер белдерүләр Мәскәүне тагын сагаерга мәҗбүр итте. Пентагон башлыгы Роберт Гейтс “Без Европада ракета калканы планыннан баш тартмыйбыз, ә аны көчәйтәбез”, - диде. Русия тышкы эшләр министры Лавров исә моңа аңлатмалар алырга теләвен белдерде.

XS
SM
MD
LG