Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарның баласына калдырыр дәүләте бармы?


1552 елда Казанны кемнәр яулап алган: урыслармы, татарлармы? XXI гасырда татар яшьләре дәүләтчелек идеяләрен ничек сакларга, тормышка ашырырга тиеш?

9 октябрь көнне яшьләр өчен “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Казан ханлыгының яулап алынуы: тарих һәм гыйбрәт” дигән темага фәнни җыен узды. Анда Казан ханлыгы яулап алынганнан соң татарларының яшәеше, дәүләтчелек мәсьәләләре күтәрелде. Безнең түгәрәк өстәл сөйләшүбезне шул җыенның кереше дип тә карап була. Чөнки түгәрәк өстәл сөйләшүе фәнни сөйләшү алдыннан яздырып алынды. Сөйләшүдә фәнни җыенда чыгыш ясаучы тарихчылар Искәндәр Гыйләҗев, Дамир Исхаков, Илдус Заһидуллин катнаша.

Казан ханлыгының яулап алынуына багышланган фәнни җыенга чакыру кагәзендә “Казанны кемнәр яулап алды: урыслармы, татарлармы?” дигән сорау бар. Татар яшьләре әллә тарихны яхшы белмәү, әллә милли хисләре көчле булу аркасында әлеге сорауны укыгач, бераз гына шикләнеп калды.

Дамир Исхаков. Мәскәү дәүләте эчендә татарларның Касыйм ханлыгы да булган. Алар ким дигәндә ун мең гаскәр чыгара алган. Ул гаскәрдә татарлар кул астында мордвалар да катнашкан. Әмма шуны онытмаска кирәк, Казанга яу белән килгән Шаһгали Казан тәхетенә утырга теләгән. Чөнки Мәскәү эчендә булган Касыйм ханлыгы курчак дәүләт булып кына калган. Аны Касыйм ханнары соңрак аңлаганнар. Бер тарихи җыр сакланган. Ул җырның татарчасы сакланмаган, кызганычка каршы. Анда Шаһгали үләр алдыннан уйлап утыра һәм туп-туры: “Балаларыма калдырырга минем дәүләтем юк”, дип әйтә.

Дамир Исхаков
Казанны яулауда татарларның катнашуларын инкарь итеп булмый. Ногайлар ягыннан да сатлык сәясәт булган. Ногайларның бер өлеше Казанны саклауда катнашкан, ә бер өлеше каршы хәрәкәт иткән, Казанга ярдәмгә килмәгән. Шуңа күрә төрки дөньясында бердәмлек булган дигән нәрсә күзәтелми. Алтын Урда егылганнан соң, аерым дәүләтләргә бүленеп, һәрбер дәүләтнең аерым сәясәте барлыкка килгән. Бу шартлардан көчәеп барган рус дәүләте бик оста файдаланган. Алар бу ситуацияне яхшы аңлаганнар. Татарларны бүлеп, төрле дәүләтләр белән коалицияләр корып, аларны бер-берсенә каршы сугыштыру сәясәте өлкәсендә тәжрибәләре зур булган. Бу ситуациядә алар шундый юлларны файдаланганнар.

Саша Долгов.
Татарның урыска барып егылуы психологиядәнме, йә шушы чордагы вазгыятьтәнме?

Дамир Исхаков. Татарның руска барып егылуы бик гади аңлатыла. Рус дәүләте көчәеп барган, күп кенә татарлар шунда китеп барганнар. Яшәү яхшы булган, җир биргәннәр. Шуңа күрә затлы татарлар шунда күчеп киткән.

Саша Долгов. Казан ханлыгының яулап алынуына багышланган җыенның төп максаты – татар яшьләренә кайчандыр бәйсез мөстәкыйль татар дәүләтенең булуын аңлату, дибез. Ә яшьләр шушы идеяны аңларлармы?

Искәндәр Гыйләҗев.
Монда иң төп нәрсә - пропаганда. Әгәр дә без яшьләр арасында үз позициябезне аңлата алсак, ул вакытта яшьләр арасында үзаң да үсәчәк, тарихка да карашлары җитдирәк булачак. Чөнки бүген яшьләрнең күпчелеге тарихи вакыйгаларны рәтләп күз алдына китерми. Дәүләтчелекне югалту – котычкыч вакыйга. Татар тарихында бу иң зур фаҗига. Уналтынчы йөзнең уртасында татар тормышында бөтенләй башка чор башлана. Татар халкы, дәүләтле халык булудан туктап, икенче планлы халык булып яши башлый. Хәзерге көндә яшьләр арасында битарафлык һәм хәбәрдәр булмау иң төп проблемаларның берсе. Мин күптән әйтәм, безгә пропаганда җитми.

Дамир Исаков. Дәүләтчелек идеясе бер югалса, аны торгызу авыр. Татарга яңадан Идел-Урал идеясенә кайтырга ничә гасыр кирәк була. Бу фикер XX гасыр башында гына яңадан формалаша.
Җыенга килүчеләр


Саша Долгов. Татарстанның да бәйсезлеге турында декларациясе бар. Аны берәү дә юкка чыгармаган.

Дамир Исхаков.
Декларация бар, әмма Россияда тәртип шундый, әгәр дә бер як көчәйсә, әйтик Мәскәү, һәрбер килешүне кәгазь итеп кенә карыйлар. Шуңа күрә безнең декларация – кәгазь кисәге.

Саша Долгов.
Кайвакыт керәшен яшьләре: “Нишләп керәшеннәрне чукынган дип әйтәләр? 1552 елда Явыз Иван килгән, безне чукындырган, без шулай килеп чыкканбызмы?”, дип әйтәләр.

Илдус Заһидуллин.
Мәрҗәни татар халкы арасында бүген чуаш, марый, удмурт халыклары бар, дип яза. Моннан йөз ел элек булган вакыйгаларны яхшы белгән һәм шактый дәлилле материаллары булган бу галимнең фикерләрен тарихи яктан чыганаклар белән раслый алмасак та, кире кагалмыйбыз. Чукындыру мәсьәләсенә килгәндә, христиан диненә күчүненең төп акты – урысча “крещение” дип атала, татарча – чукындыру. Татарлар арасында бу сүз тискәре мәгънә йөртә башлаган. Без бу очракта без беренче мәгънәне күз уңында тотабыз. Дин әһәлләре кешене башка дингә күчергәндә аның христиан булуы озак еллар дәвамында булачак дип уйлаган. Рус халкында башка дингә күчү мөмкинлеге булмаган. Русияда 1905-нче елгы патша указыннан соң мөмкин була. Моңа кадәр башка дингә күчү мөмкинлеге булмаган.
Илдус Заһидуллин


Дамир Исхаков. Конкрет саннар да әйтеп була. Бу указ чыкканнан соң керәшеннәрнеңяртысы исламны кабул итә. Димәк, бу хәрәкәт электән булган әйбер. Бары мөмкинлек кенә булмаган. Бүгенге керәшеннәр тарихи керәшеннәрнең сакланган өлеше генә. Бүгенге керәшеннәр тарихи рәвештә формалашкан гына.

Саша Долгов. Ни өчендер тарихи-милли җыеннарда дин әһәлләре сирәк күренә. Кайчандыр ислам дине халыкны бергә туплап торган һәм татар тарихында бик зур роль уйнаган.

Дамир Исхаков.
Безнең дин әһелләрендә фикерләү бик тар, белем дәрәҗәсе бик сай. Шуңа күрә алар бу әйберләргә килеп фикер әйтерлек дәрәҗәдә түгел.

Саша Долгов. Татарны формалаштыручы төп фактор – ислам диләр. Ләкин күп кеше тарих та зур роль уйный, ди. XXI гасыр яшьләрендә кайсы фактор төп роль уйнарга тиеш?

Искәндәр Гыйләҗев. Минемчә, тарихны беренче урынга куерга кирәк. Тарихи фактлар, булган хәлләрне белү генә кешегә үзаңны үстерергә мөмкинчелек бирә. Дин, әлбәттә, бик әһәмиятле фактор. Ләкин, дингә генә өметләнеп, без татар милләтен саклап калабыз дигән сүз, минемчә, буш фикер.

Дамир Исхаков.
Бүген мәчеткә татарның 6-7%-ы йөри.

Искәндәр Гыйләҗев. Диннең роле зур. Ләкин мәчетләргә йөрүчеләргә, үзләрен чын мөселман дип санаучыларга гына милләтне үстерәбез дип өметләнсәк, ә калганнар? Алар үзләрен мөселман дип санасалар, чын мәгънәдә мөселман түгел бит. Шуңа күрә тарихны пропагандаларга кирәк.

Илдус Заһидуллин.
Бүгенге көндә Татарстанда нәкъ шулай. Башка төбәкләрдә башка ситуация. Анда милли мәктәпләр юк. Ягъни дөньяви белем тарата торган институтлар эшләми. Без беләбез, ислам дине – дөньяви дин. Шуңа күрә һәр төбәктә синагогалар белән бергә мәчетләр дә ачылды. Бүген милли-мәдәни җәмгыятьләрне финанслау булмау һәм башка сәбәпләр аркасында Татарстаннан читтә булган төбәкләрә мәчет милли-мәдәни үзәкнең матди чагылышына әйләнә бара.

Дамир Исхаков. Читтәге татарлар күбрәк мөселман өммәте булып оешалар. Әмма Татарстандагы, Россиядагы дини оешмаларны бөтенесен берләштерүче, милли мәнфәгатьне кайгыртучы буларак оешмыйлар. Шуңа күрә милли үзәк белән читтәге татарлар арасында проблема бар. Татарда милли оешмалары әле оешып җитмәгән. Татар конгрессы бар, аның кимчелекле яклары күп. Ул бөтен җиргә барып җитә алмый. Бу проблеманы дин әһелләрен милли эшләрдә күбрәк катнаштырып чишәргә була. Әмма алар әлегә читтәрәк тора.

Саша Долгов.
Татар теленең кулланылышы кимүне, милли үзаңның түбән булуында 1552 елда Казан ханлыгының яулап алынуын төп сәбәб итеп китерә алабызмы?

Дамир Исхаков.
Татарлар яулап алынгач, Русиянең эчке колониясенә әйләнгән, колониаль халык булып яшәгәннәр. Бүген милли үзаңның түбән булуында да шуның нәтиҗәсе чагыла. Әгәр дә без нормаль дәүләтле халык булсак, бүген милли аң башкачарак булыр иде.

Искәндәр Гыйләҗев
Искәндәр Гыйләҗев. Хәзерге көндә Татарстан республикасы бар. Тулы хокуклы дәүләт дип әйтмәсәк тә, барыбер Татарстан республикасы булуы азмы, күпме Татарстанда татар яшьләре арасында үзаңны сакларга мөмкинчелек бирә. Ә читтә яшәүче татарларны алсак, аларның андый мөмкинчлеге юк. Турыдан -туы бәйләнеше күренә, Татарстанда мәктәпләр, дәреслекләр бар; мәдәни, сәяси чаралар бар. Ә читтә ул юк. Дәүләтчелек булмагач, андагы татар тизрәк урыслаша. Аннары без телевизордан күрәбез, Ләйсән Утяшева тәре тагып утыра.

Илдус Заһидуллин.
Дәүләтнең роле тормышта бик югары. Шуңа күрә башка төбәкләрнең милли институтларның үсеше турыдан туры хөкүмәт тарафыннан бирелгән акча белән бәйле. Ләкин бөтен татарлар эшлиләр, салым түлиләр. Әмма ул акчалар безнең милли мәнфәгатьне кайгырту өчен кире кайтмый. Моның икенче бер юлы бар –милли һәм дини үзаңы югары булган шәхесләрне формалаштыру. Бу хәлдә Татарстан бөтен ил өчен үрнәк була ала.

Искәндәр Гыйләҗев. 20нче йөз башында татар ренессансы вакыты. Аның нигезе нәрсә булган? Татар капиталы формалашкан. Бүген дә әйтергә кирәк, татар баесын, милек күбрәк булсын. Әлегә бай татарлар милләткә җитәрлек игътибар бирмиләр. Матди нигез булганда, өмет бар.

Дамир Исхаков.
Әгәр милләтнең эчендә дәүләтчелек идеясы булса, аңа бер кем дә каршы тора алмый. Бездән үзебездән тора. Безне соңгы вакытта чигенергә мәҗбүр итәләр икән, ул безнең йомшак булу нәтиҗәсе. Соңгы вакытта без нык чигендек.

Саша Долгов. Мондый заманда татар яшьләренә нишләргә соң? Яшь буынга ничек хәрәкәт итәргә?
Дамир Исхаков һәм Искәндәр Гыйләҗев


Дамир Исхаков.
Иң начары – проблеманы милли каршылыкларга кайтарып калдыру. Тарихта игътибар итегез, зур уңышларга ничек ирешәләр. Һиндстанны алыйк, алар шундый сәясәт кордылар, каршылык күрсәтмичә генә үзләренең эшләрен эшләделәр. Безгә дә шулай эшәргә кирәк. Ашыйкмыйча, уйлап, үз юлыбызны дәвам итәргә. Бүген Русияда корылган сәясәт руслар белән бәйле түгел, чөнки сәясәтне рус милләте оештырмый бит. Аны сәясәтчеләр оештыралар. Мин уйлыйм, алга таба русларның безнең белән хәрәкәт итү мөмкинлеге булачак. Чөнки русларның шулай ук милли мәнфәгатьләре бар. Һәм алар бүгенге сәясәткә бик туры килми.

Искәндәр Гыйләҗев.
Без конфронтация юлы белән барырга тиеш түгел. Киләчәктә без тотрыклы конкрет максат белән барырга тиеш. Яшьләр үз белемнәрен арттыра башласалар, без татар милләтеннән дип сөйли башласалар, алар артыннан башкалар да ияреп китәчәкләр.

Илдус Заһидуллин.
Бүген татар яшьләре Русияне үз ватаны дип таныйлар. Икенчедән, бүгенге көндә төп проблема – татар мәгарифен саклап калу һәм үстерү, мәктәп проблемасы. Өченчесе – һәр кеше эшли ала торган эшләр бар. Гаилә эчендә туган телдә сөйләшү, милли мәдәниятне алга этәрү һәм аның белән кызыксыну бездән тора.
XS
SM
MD
LG