Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һирошима һәм Нагасаки Олимпия уеннары үткәрергә тели


Япониянең Һирошима һәм Нагасаки шәһәрләре 2020 елгы җәйге олимпия уеннарын үткәрү хокукы өчен көрәшергә җыена.

Әлеге шәһәрләр Олимпия уеннары үткәрергә генә теләми, ә 2020 елга атом коралларын юк итәргә һәм бу вакыйганы 1945 елда атом бомбалары шартлаулардан зур зыян күргән шәһәрләр буларак үзләрендә билгеләп үтәргә дә чакыра.

Һирошима һәм Нагасакидан тыш Истанбул, Будапешт һәм Дәһли дә 2020 елгы уеннарны үткәрергә тели.
XS
SM
MD
LG