Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия сайлауларында хакимият фиркасе җиңде


Русиядә якшәмбе көнне үткән җирле сайлауларда хакимияттәге Бердәм Русия фиркасе зур уңышка иреште.

76 төбәктәге барлык сайлауларда да Бердәм Русия җиңүче булды.

Беренчел нәтиҗәләргә караганда, Мәскәү шәһәр думасына сайлауда алар 66 процент, коммунистлар 13 процент тавыш җыйган.

Бу сайлауда шәһәр думасына үтү өчен зарур булган 7 процент киртәсен бары шул 2 фирка генә үтә алган.

Моңа кадәр Мәскәү думасында бердәнбер оппозицион фирка булган Яблоко вәкилләре яңа думага кермәячәк.
Алар бары 5 процент кына тавыш җыйган.
XS
SM
MD
LG