Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият намзәтен ничек җиңәргә?


Яшел Үзәннең Сәйдәш бүлгесендә җиңгән “майонез патшасы” Леонид Барышев
Яшел Үзәннең Сәйдәш бүлгесендә җиңгән “майонез патшасы” Леонид Барышев
Якшәмбедә Русиянең 75 төбәгендә барлыгы 7 меңгә якын төрле дәрәҗәдә җирле сайлаулар үтте. Өч төбәктә җирле парламентлар сайланды – Мәскәү шәһәрендә, Тула өлкәсендә һәм Мари-Эл республикасында.

"Бердәм Русия" җитәкчеләре аларның барысында да җиңүе турында хәбәр итте. Партиянең югары шура рәисе Борис Грызлов сүзләренчә, "Бердәм Русия" Мәскәү шәһәре думасында урыннарның кимендә 2/3-сен алып торачак.

Хакимият партиясе Тула өлксәсендә 60%, Мари-Эл республикасында 50% чамасы җыйган. Дүрт ел элек булган сайлаулар белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк.

Оппозициядәге партияләр, шул исәптән, коммунистлар һәм "Яблоко" фиркасе күп санлы тәртип бозулар турында хәбәр итә. Коммунистлар партиясе рәсмие, Дума рәисе урынбасары Иван Мельников иң еш очраган тәртип бозуларны санап күрсәтте:

“Бу юлы тәртип бозулар элекке сайлаулар белән чагыштырганда күбрәк булды. Читтән торып тавыш бирүләр артык күп булды. Төркем-төркем сайлаучылар автобусларда бер урыннан икенчесенә тавыш биреп йөрде. Без боларны видеога төшердек һәм мәхкәмәләргә җиткерәчәкбез.”

Хакимият партиясе бу юлы административ ресурсны аеруча нык кулланды, ди коммунистларның тагын бер рәсмие Валерий Рашкин:

“Мин аларны җинаятьчел сайлау оешмасы дип атар идем. Алар хакимият партиясе файдасына бюллетеньнәр салып йөри. Административ ресурс бүген куәт буыннары, милиция хисабына ныгытыла.”

Акча һәм административ ресурс

Шулай итеп, бар Русия буйлап җиңүне административ ресурс яулаган дияргә була. Чыгармалар бармак белән санарлык. Шуларның берсе Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендәге 30-нчы Сәйдәш бүлгесе.

Якшәмбедә анда Татарстан дәүләт шурасында бушап калган бер урынга сайлау үтте. Җиңүне Алабуга шәһәреннән килгән эшкуар “майонез патшасы” исеме белән танылган Леонид Барышев яулаган. Essen Production AG ширкәте җитәкчесе тавышларның 58% казанган. Аның төп көндәше, хакимият намзәте саналган Айрат Әхмәдиев нибары 17.5% белән икенче урында калган.

Күзәтүчеләр моны Татарстан өчен гадәттәнтыш хәл дип саный.

32 яшьлек Алабуга эшкуары Леонид Барышевны ике ай элек Яшел Үзәндә белүче булмаган диярлек. "Бизес Online" басмасы язуынча, җитәрлек акчасы һәм оешкан ярдәмчеләр такымы булган эшкуар, сайлау алды ярышын бик әүзем алып барган. Юлларга ком салган, балалар өчен концертлар оештырган. Кыскасы, сайлаучы белән эшләгән. Аның көндәше Айрат Әхмәдиев исә административ ресурска ышанган һәм оттырган.

Март аенда Чаллыда үткән сайлауда Барышевның иптәше Вадим Махеев та хакимият намзәтен җиңгән иде.

Бу яңа эшкуар-депутатларның сайлаучылар мәнфәгатен ничек кайгыртачагын әйтүе кыен. Ләкин алар административ ресурсны да җиңеп була алганын күрсәтте.
XS
SM
MD
LG