Accessibility links

Клинтон Русия җитәкчеләре белән сөйләшә


АКШ дәүләт секретаре Мәскәүдә Русия җитәкчеләре белән очрашуларда Иранның каршылыклы атом програмы мәсьәләсендә яклауга ирешергә тырыша.

Мәскәүгә дүшәмбе кичендә килгән Клинтон башта тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты.

Бүген ул шулай ук президент Дмитрий Медвеедв белән дә сөйләшүләр үткәрә.

Әлеге очрашулар алдыннан АКШ рәсмиләре Клинтон Мәскәүдән, әгәр дә Иран үзенең атом програмының тыныч максатта эшләвен раслый алмаса, аңа карата басым ясауга кушылуына ирешергә тырышачак диде.

Очрашуларда шулай ук Әфганстан, ракета калканы һәм Төньяк Корея мәсьәләләре дә карала.
XS
SM
MD
LG