Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сталин оныгы бабасын тәнкыйтьләүчеләрдән акча таләп итә


Мәскәү мәхкамәсе Иосиф Сталинның оныгы Евгений Джугашвилиның яла ягу турындагы “Новая Газетага” каршы шикаятен карауны яңартты.

Джугашвили әлеге басманы Сталинның меңнәрчә совет һәм чит ил ватандашын үтерү карарларын шәхсән үзе имзалавы турындагы мәкаләсе өчен мәхкамәгә биргән иде.

Әлеге мәкалә күптән түгел җәмәгатьчелеккә ачылган элекке яшерен документларга нигезләнә.

Джугашвили “Новая Газета”дан һәм мәкалә авторыннан акча таләп итә.
XS
SM
MD
LG