Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:06

Мари Элдагы парламент сайлавында "Бердәм Русия" зур уңышка иреште. Фирка республика башлыгы Леонид Маркеолвны вазифасында калдырырга тәкъдим итә.

Марый респубилкасында парламент сайлавына нәтиҗә ясау тәмамланып та өлгермәстән, “Бердәм Русия” анда мари хәрәкәтенә һәм башкача фикерләүчеләргә каршы гамәлләре белән яманаты таралган президент Леонид Маркеловны үз вазифасында калдыруны тәкъдим итте.

Якшәмбе көнне үткән җирле сайлауның беренчел нәтиҗәләренә караганда, Мари Эл парламентына 3 фирка керәчәк – “Бердәм Русия”, коммунистлар һәм Русия либерал демократик фиркасе.

"Бердәм Русия" илнең башка дистәләрчә төбәгендәге кебек бу сайлауда зур уңышка иреште, 64 ярымлап процент тавыш җыйды.

Моннан тыш бер мандатлы 26 бүлгенең дә 25-ендә "Бердәм Русия" вәкилләре үтте.

Хокук яклаучылар исә Русия төбәкләрендәге сайлауларда фирканең мондый уңышы күпсанлы канун бозулар нәтиҗәсе дип саный.

Коммунистлар 19 ярымлап, либерал демократик фирка 7 проценттан артык тавыш җыйды.

Калган фиркаләр парламентка керү өчен зарур булган 7 процент киртәсен үтә алмады.

2 проценттан бераз күбрәк тавыш җыйган “Уң эш”нең төбәк бүлеген җитәкләүче Вячеслав Маратканов: “Хакимиятнең каты басымы нәтиҗәсендә безнең нәтиҗәләр кимендә 4 мәртәбә кечерәйтелде. Минем шәхси фикеремчә, республикада моннан да авырырак һәм пычраграк сайлауның булганы юк иде әле”, - ди.

Коммунитслар фиркасе җитәкчеләренең берсе Валерий Рашкин исә Мари Элда сайлау тупас рәвештә, көч структуралары кулланып үткәрелде. Бу, минемчә, Мари Эл башлыгын яңадан шул вазифага билгеләү белән бәйле. Кремль республиканың гамәлдәге президенты Леонид Маркеловка яңадан шул вазифага билгеләнү өчен сайлауда “Бердәм Русия”нең җиңүен тәэмин итү шартын куйган, күрәсең", - ди.

Аның фикеренчә, канун бозулар булмаса, коммунистлар 28-29 процент тавыш җыйган булыр иде.

“Бердәм Русия” исә үзенең зур уңышын, ә бу юлы алар 2 мәртәбә күҗрәк тавыш җыйды, үзләренең көн саен эзлекле эшчәнлек алып баруы белән аңлата.

Сайлауга йомгак ясалып та өлгермәде, “Бердәм Русия” Маркеловны тагын бер мөддәткә президент итеп калдыру тәкъдиме белән чыкты.

“Бердәм Русия” югары шурасы рәисе Борис Грызлов фирка җитәкчелегенең дүшәмбе көнне Русия президенты Дмитрий Медведевка Мари Эл президенты вазифасына берничә намзәтне тәкъдим иткәнлеген белдерде.

Русиядә хәзерге тәртип нигезендә төбәк башлыгы вазифасына намзәтләрне төбәк парламентында күпчелектә булган фирка тәкъдим итә.

Медведевка тәкъдим ителгән намзәтләр арасында Маркеловтан тыш, Идел буе федераль округындагы Русия президенты вәкиленең ярдамчесе Олег Мельниченко, республика дәүләт җыелышы рәисе Юрий Минаков һәм “Бердәм Русия”нең төбәк бүлеге сәяси шурасы секретаре Владимир Мухин да бар.

Канун нигезендә Русия президенты тәкъдим ителгән намзәтләрнең берсен Мари Эл башлыгы итеп раслау өчен 30 көн эчендә төбәк парламентына чыгарырга тиеш.

XS
SM
MD
LG