Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсез намзәткә каршы тора алмадылар


Леонид Барышев
Леонид Барышев

Татарстан Дәүләт Шурасына өстәмә сайлау нәтиҗәсе үзгәрергә мөмкин. Якшәмбе республика шурасында бушап калган бер урынга сайлауда эшкуар “майонез патшасы” исеме белән танылган Леонид Барышев яулаган иде.

Сишәмбе матбугатта, сайлау көнне Барышев җиңгән Сәйдәш бүлгесендә, алдан тутырылган махсус протоколның табылуы турында хәбәр таралды. Дөрес, Татарстанның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин бу мәгълүматны кире кагып, протокол табылуын инкарь итә. Иң төгәл нәтиҗә чәршәмбе игълан ителәчәк ди ул.

Татарстан прокуратурасының Яшел Үзәндәге тикшерү бүлеге җитәкчелеге сайлау көнне Барышев җиңгән бүлгедә тикшерүчеләр тарафыннан ниндидер хокук бозу очраклары теркәлде, ди. Әмма әлегә алар бу турыда төгәл әйтә алмый.

Леонид Барышевның ярдәмчесе Ленар Фәйзетдинов “Азатлык”ка бу протоколны үзләре тапканын әйтте.

“Мин хезмәттәшләрем белән бергә 1524-нче сайлау бүлгесендә әзер протокол, башка сайлаучылар исемлеген таптым. Моны видеокамерага төшердек, милиция һәм прокуратура хезмәткәрләрен чакырдык. Минемчә, бу бүлгедә әлеге эшне башкаручылар төрмәгә утырачак. Чөнки бик начар эш кылганнар.

Әлеге сайлау бүлгесендә халыкның 40%-ы тавыш бирергә килде. Бу бик яхшы күрсәткеч. Яңа табылган кәгазьләр буенча исә, килүчеләр саны 80% тәшкил итәргә тиеш булган. Әлеге гамәлнең кем файдасына башкарылганын төгәл әйтә алмый. Бөтен кеше хакимият бу бүлгедә кемне җиңдерергә теләвен белә, ләкин әлегә бармак төртеп әйтә алмыйм. Чөнки бу факт түгел, мәхкәмә карар чыгаргач кына бу турыда сөйләргә була”, ди Фәйзетдинов.

Хакимияттән ерак торган эшмәкәрнең, Яшел Үзәндә “Бердәм Русия” намзәте Айрат Әхмәдиевтан шактый күбрәк тавыш җыя алуы җәмәгатьчелектә резонанс уятты. Күпләрне бер сорау борчый: ничек бәйсез эшмәкәр “Бердәм Русия” намзәтен уздыра алган? Бу сорауны Леонид Барышевның үзенә юлламакчы идек. Әмма ул сишәмбе көнозын Мәскәүдә чираттагы мәхкәмә эшендә катнашты. Шуңа да бу сорауга аның ярдәмчесе Ленар Фәйзетдиновка җавап бирергә туры килде.

“Иң элек кешеләргә карата хөрмәт һәм матди көчеңне күрсәтү. Бу кешеләргә бик ошый. Һәр сайлаучы үзенә кешелекле мөнәсәбәт тели. Без моны булдырдык, шуңа җиңгәнбездер”, ди Фәйзетдинов.

Әмма Барышевның артык мәрхәмәтле кеше булуына күпләр ышанмый. Кайберәүләр сайлауда җиңү тулысынча акчага гына бәйле дигән фикер белдерә. “Барышевны тикмәгә генә “майонез патшасы” дип йөртмиләр. Акчасы күп, депутат урынын да сатып алгандыр”, диючеләр дә юк түгел. Барышевның ярдәмчесе исә, моны инкарь итә.

“Әгәр бөтен намзәтләрнең акчаларын карасак, безнең төп көндәшнең акчасы Барышевныкына караганда 4 тапкыр артык иде. Аның 6 фатиры бар, елына 5 миллион акча ала. Барышев та төшеп калганнардан түгел, билгеле. Акчасы, үз бизнесы бар. Ул көн-төн эшли. Аның заводы Европада иң зур ширкәтләрнең берсе, Русиядә 102 сәүдә йорты бар. Әмма моңа да карамастан, ул узган сайлауда иң бай намзәт түгел иде”, ди Ленар Фәйзетдинов.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, гадәттә, депутатлар сайлау алдыннан халыкка “таулар” вәгъдә итә дә, җылы тәхеткә менеп утыргач, тавыш-тынын чыгармыйча, кирәккә-кирәкмәскә башын күтәрмичә утыра. Кызганыч, бу хакимият тарафыннан сайланганнарда гына түгел, бәйсез депутатларда да күзәтелә. Ленар Фәйзетдинов Барышев андый булмаячак дип ышандыра.

“Иң алдан уйлап карасак, Барышевның болай да урыны җылыда. Депутат булса да, булмаса да, барыбер эшли. Бүгенге көннән без Яшел Үзәндә эш рәтен уйлый башладык. Ник эшләргә, кемне эшләтергә, кайсы идарәләр үз эшләрен әйбәтрәк башкарырга тиеш дигән мәсьәләләр турында уйлыйбыз.

Җылы урынны күп вакытта фирка исемлекләре аша шурага килеп эләккәннәр саклап калырга тырыша. Бер мандатлы бүлгеләрдә гадәттә үз көчләре белән җиңүчеләр эшли. Безнең яхшы мисал да бар. Мәсәлән, Вадим Махеев. 1 март көнне ул Чаллыда “Бердәм Русия” намзәтен җиңде. Бүген ул иң күп эшли торган депутатларның берсе”, ди Ленар Фәйзетдинов.

Сайлау көнендә Яшел Үзән районының Сәйдәш бүлгесендә кайбер хокук бозулар күзәтелсә дә, үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге барыбер дә нәтиҗәләрнең әллә ни үзгәрмиячәген әйтә. Әмма сайлауның төгәл нәтиҗәсе чәршәмбе билгеле булачак.
XS
SM
MD
LG