Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган футбол белән сәясәтне бутамаска чакыра


Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган футбол җанатарларын бу чәршәмбе Төркия белән Әрмәнстан арасында дөнья беренчелеге уеннарына чыгу өчен футбол матчы вакытында сәясәтне күтәрмәскә чакырды.

Эрдоган моны Төркиянең Бурса шәһәрендә үтәчәк уен алдыннан үзенең хакимияттәге АК партиясе депутатлары белән очрашуда әйтте.

Әрмәнстан президенты Серж Саркисян уенны карарга Төркиягә барачагын раслады.

Узган шимбә көнне ике илнең тышкы эшләр минстрлары үзара дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру һәм дәүләт чикләрен ачу турында килешү имзалады.

Ике ил арасындагы дошманлык Беренче дөнья сугышы чорында Госманлы дәүләтенең әрмәннәрне күпләп үтерүе турындагы гаепләүләр белән бер гасыр чамасы дәвам итте.
XS
SM
MD
LG