Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:02

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон сишәмбедә Мәскәүдә Русия рәсмиләре белән сөйләшүләр үткәрде. Ракетадан саклану системы өлкәсендә тарафлар тыгызрак хезмәттәшлек итәргә килешкән. Ә менә Иран мәсьәләсендә Клинтон Кремьлне әлегә күндерә алмаган.

Русиянең тышкы эшләр министры Сегей Лавров белән сөйләшүләр үткәргән Һиллари Клинтон матбугат очрашуында күтәренке кәефтә чыкты. Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне “сүндереп-кабызу” эшләренең яхшы гына баруын билгеләп, ул Америка белән Русия алга таба хезмәттәшлек итә алган һәм тиеш булган өлкәләргә тукталды:

“Без Русия белән хезмәттәшлекне көчәйтергә, шул исәптән, уртак янауларны бәяләү өчен, президентларыбыз июль аенда килешкәнчә, уртак мәгълүмат алмашу үзәге булдырырга телибез. Арта барган янауларга каршы тору өчен безгә ракета һөҗүменнән саклану системын уртак эш итәргә кирәк.”

Җавап итеп Лавров, Обаманың Буш идарәсе алга сөргән Европада ракета калканы урнаштыру планын үзгәртү карарына хуплау белдерде һәм аны, һичьюгы, сәяси-психологик яктан мөһим адым дип атады.

Берүк вакытта Лавров сүзләренчә, хәзер Мәскәү Вашингтонның яңа планын өйрәнә. Узган атнада ул, бу план Русия өчен тагы да куркынычрак булырга мөмкин, дигән иде.

Әлегә вакыт бар

Ракетадан саклану өлкәсендә күпмедер тәрәккыят булганга ошаса, Иран мәсьәләсенә килгәндә, Клинтон Мәскәүне Тәһранга басым ясарга күндерә алмаган сыман.

Узган айда Иран Ком шәһәрендә моңарчы яшерен саналган уран-баету ширкәте булуын таныганнан соң, Көнбатыш аны халыкара йөкләмәләрен үтәргә таләп итеп басымын арттырды. Шушы ел ахырына кадәр үтәмәсә, Вашингтон Тәһранга яңа чикләүләр кертергә чакыра.

Иминлек шурасында вето хокукына ия булган Мәскәү Көнбатышның Тәһранга басым ясавына моңарчы каршы чыгып килде. Русәнең Иранда сәясәттән тыш башка мәнфәгатьләре дә бар. Мисал өчен, ул анда атом станциясе төзи.

Узган айда Русия президенты Дмитрий Медведев, башка бер чара да калмаса, чикләүләргә барырга була, дигән сүз ычкындырган иде.

Бүгенге матбугат очрашуында Лавров президентның бу сүзләренә аңлатма бирде:

“Ул без чикләүләргә бик нык саклык белән карыйбыз, алар сирәк очракта нәтиҗә бирә. Ләкин кайчакта аларсыз да булмый. Бу барлык сәяси һәм дипломатик чаралар күрелеп беткәннән соң була. Иран белән әлегә андый вазгыять юк.”

Клинтон шушы каршылыкны бераз йомшартырга теләп, “Без чикләүләрне бүген үк кертергә чакырмыйбыз, әлегә вакыт бар” диде.

Ә менә стратегик һөҗүм коралы килешүе мәсьәләсендә тарафлар уңай тәрәккыят булуын таныды. 1991 елда төзелгән СТАРТ килешүенең мөддәте шушы ел ахырында чыга. Аның урынына тарафлар яңа килешү имзалаячак.

Җәмгыять вәкилләре дә мөһим

Клинтон Русиянең бер төркем хокук яклаучылары белән дә очрашты. Бу очрашуда ул Русиядә активистларның эзәрлекләнүенә борчылу белдергән. Алай да, очрашуда катнашкан “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәт җитәкчесе Лев Пономарев сүзләренчә, Клинтон Русиядә кеше хокуклары торышын бәяләгәндә каты сүзләрдән тотылып калган. Кушма Штатларга Русиянең дәүләт әһелләре генә түгел, җәмгыять вәкилләре белән очрашу да мөһим, дигән.

Клинтон шулай ук президент Медведев белән дә очрашты.

Чәршәмбедә Клинтон Казанга килә. Сәфәргә чыгар алдыннан дәүләт департаменты сүзчесе Ян Келли, Русияне яхшырак аңлар өчен, Мәскәүдән читкәрәк китеп карарга кирәк. Казан исә күпмилләтле Русияне чагылдырган иң кулай урын, дигән иде.

XS
SM
MD
LG