Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:17

Мәскәүнең Мичурин проспектында урнашкан «Мәрҗәни» дип аталган ресторанда татар ашлары көннәре башланды.

Шунысы да кызыклы, бу ресторанның исеме «Мәрҗәни» дип аталса да, ул без белгән Шиһабетдин Мәрҗәни исеме белән түгел, гөрҗиләрдә дә бездәге мәгънәгә ия булган «мәрҗән», ягъни русча әйтсәк, «коралл» исеме белән аталган булган.

Инде бу ресторан гөрҗиләрдән рус кешесе кулына килеп кергәч, ул «мәрҗәни» сүзенең мәгънәсен эзли башлаган һәм татарларның Шиһабетдин Мәрҗәни исемле зур галимнәре булганын белгән. «Миңа аның зур галим, дин белгече булуын да аңлаттылар. Мәскәүдә аның хезмәтләрен белгән бик зыялы кешеләр бар икән», диде ресторан хуҗасы Олег Лоскутов.

Шуннан соң инде ул ресторанның исемен алыштырмаска уйлаган. Шундый матур исемне шәрык аш- суына хезмәт иттерергә ниятләгән. «Безнең ресторан Мәскәүнең уртасында түгел, азрак читтәрәк урнашкан. Гомумән алганда татар ашлары пешкән җирләр Мәскәүдә юк дәрәҗәсендә. Биредә төрле милләт кешеләре килә. Төрле ашларны тәкъдим итү мөмкинлеге бар. Без татар ашларын китаплардан өйрәндек. Кайберләре, татар ашлары көне узгач та, безнең менюга кереп калыр дип тә уйлыйбыз», диде ресторан хуҗасы.


Шунысын да әйтергә кирәк, аларның баш пешекчеләре Стелла Ермакова Казанда үткән кулинарлар бәйгесендә 3-нче урынга лаек булган икән.

Татар ашлары башланган көндә әле ресторанга җиткәнче үк урам аркылы эленгән рекламда «Мәрҗәни рестораны: Өчпочмак, кыздырма, азу тәкъдим итә» дигән сүзләрне укырга була иде.

Алар узган ел үзбәк ашларын тәкъдим иткәннәр, аннан алда гөрҗиләр сые булган. Быел инде октябрьдән «Мәрҗәни» ресторанында татар ашларын авыз итәргә була. Узган атна ахырында ресторанның татар ашлары көнен оештыручылар Мәскәүнең татар мәдәни үзәгенә мөрәҗәгать итеп, кемнәрне кунак итеп чакыра алабыз, дип тә киңәштеләр исемлекләрен алдылар һәм мәдәни үзәкнең бию төркемен, җырчы Роза Хәбибуллинаны кунаклар алдында чыгыш ясарга чакырды. Ул көндә «Мәрҗәни» ресторанында Казаннан килгән кунаклар да бар иде. Шуларның берсе дип, үз төркеме белән бу очрашуга килгән Мубай дигән җырчыны атарга була.

Ресторанда таратылган язмада «Мубай» турында : «Бу җырчы гәҗәеп тавышлы, Европа югарылыгындагы башкару осталыгына ия» дигән сүзләр дә язылган иде. Мубайны татар ашларын оештыручылар үзләре эзләп тапкан. Аларга Мубайны «Сейфти мейдҗик» төркеме җитәкчесе Михаил Авшаров тәкъдим иткән. Ә ул инде Мубайны «Крутушка» дип аталган этник музыка фестивалендә ишеткән булган. Әле шунысын да әйттеләр, Казанда уза торган «Дөньяның яратылышы» фестивале җитәкчесе Алексей Чепарухин: «Бу бик үзенчәлекле башкаручы мин әле аны Европа фестивальләренә дә тәкъдим итәчәкмен», дип белдергән.


Чынлап та тиздән ул Мәскәүдә татар җырлары белән «Сулыш» («Вдох»)дигән фестивальдә катнашачак диде, төркемне Мәскәүгә алып килгән журналист Алия Сабирова. "Илдарның тавышы һәм башкару ысулы гадәти татар җырчыларыннан аерылып тора. Күп тамашалы булмаган Клублар җырчысы, ләкин бездә андый очрашулар үсеш алмаган әле", диде Алия.

Кунакларга шулай ук рәссам Асия Голикова ясаган, Казаннан килгән милли курчаклар да тәкъдим ителде. Очрашу бик матур узды. Анда профессор Дания Кәримова, язучы Равил Бухараев чыгыш ясадылар. Ә инде Мәскәүнең «Мәрҗәни» фонды (Рөстәм Сөләймәнов җитәкчелегендәге ул фонд чынлап та Шиһабетдин Мәрҗәни исемен аңлы рәвештә йөртә) ресторан хуҗаларына фонд нәшер иткән китапларны һәм татар шамаилләрен бүләк итте.

Очрашуның сәнгать ягы бик матур булса, аш-су ягыннан әле пәрәмәч, бәлеш, өчпочмакларны пешерергә осталыкны арттырырга кирәк булыр дигән теләкләрне дә белдерделәр.

Мубай чыгыш ясый

XS
SM
MD
LG