Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:38

Британия Әфганстанга өстәмә 500 хәрби җибәрә ала


Британ премьер-министры Гордон Браун Әфганстанга өстәмә 500 хәрби җибәрү мөмкинлеге белдерде.

Браун парламентка ул хәрбиләр тиешенчә җиһазландырылганнан соң, әгәр дә НАТОдагы башка илләр дә Әфганстанда үз көчләрен арттырса һәм күбрәк әфган хәрбие күнегүләр аша үтсә, Әфганстанга җибәреләчәк диде.

Хәзергә Әфганстанда Британиянең 9 меңләп хәрбие бар. Сан ягыннан АКШ хәрбиләреннән соң алар икенче урында.

Хәрби югалтуларның арта баруы Британия җәмәгатьчелегендә илнең әфган низагында катнашуына ризасызлыкның көчәюенә китерде.

2001 елда халыкара көчләр кергәннән бирле Әфганстанда 221 британ хәрбие һәлак булды.

XS
SM
MD
LG