Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:49

Грузиядә яшәүче дистәгә якын татар гаиләсе Татарстаннан ярдәм сорый. Эш булмау сәбәпле, бүгенге көндә алар хәерчелектә яшәргә мәҗбүр.

Тукайның “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай диләр” шигырендәге юлларын искә алып, нәкъ Тифлис уртасында бардыр бер авыл Каханашвили диләр, дип башлыйсы килә язманы. Биредә Тукайдагы кебек җырлаганда көй өчен тавыклар да җырламый, бу җирләрнең һәр ягы урман да түгел, яшел үләннәр, хәтфәдәй болыннар да юк. Әмма Тифлиснең Кырлайга бер охшаш ягы бар: анда да татарлар яши, дөресрәге очын-очка ялгап көн күрә.

Дистәгә якын татар гаиләсен Тифлистә милләтпәрвәр Кимальтдин Таиров туплый. Грузиядәге татар тарихын ул болай тасвирлады.



“Без монда тудык. Әти-әнием Грузиядәге татар мәктәбендә укый иде. Әтием гарәп язуы булганда белем алды. Әнием укыганда латинга күчкәннәр иде. Соңрак бу мәктәпләрне яптылар. Монда су басу булганнан соң татарлар Грузия буенча таралды. Илдә татарлар күп, әмма мин аларның барысын да авылларга барып эзләргә мөмкинлегем юк. Тифлистә исә, 700-гә якын татарның яшәве билгеле”, ди Кимальтдин әфәнде.

Русия мәгълүмат чаралары гадәттә Грузиядәге хәлләрнең тыныч булмавын тасвирлый. Әмма бу илгә кунак булып килүчедә бер дә андый тәэсир калмый. Биредә халык көн-төн ял итә. Рестораннарда эш көнендә дә буш урын юк. Дөрес, йортларның күбесе җимерек хәлдә, әмма шулай да бу грузиннарга 2-3 миллион сумлык машиналарда җилдерергә комачауламый. “Кайбер грузиннарның шундый тормышына карап җан әрни, алар хәерче халык акчасына кәеф-сафа корып йөри. Өстәвенә Казаннан да бернинди ярдәм юк”, ди Кимальтдин Таиров.

Кимальтдин Таиров йорты ишегалдында

“Без Тбилисида татар җәмгыяте булдыргач, Казаннан безгә компьютер җибәрергә вәгъдә иткәннәр иде. Әмма җибәрмәделәр. Шуңа күрә безнең Казан белән элемтә юк. Еш кына башка кешеләрдән сорарга туры килә.

Монда төп проблема – эш юк. Бездә генә түгел, грузиннарда да, әрмәннәрдә дә, башка халыкларда да. Без яшәмибез, ә ачлыктан үлмәс өчен генә торабыз. Һаман каян нәрсә табарга, ничек эшләргә эзлибез. Әмма беркайдан да ярдәм юк.

Казанда булганда миңа биредә бай татар иганәчесен табарга куштылар. Әмма монда андый татар юк. Әлегә бераз үз-үзебезгә булышабыз.

Күп татарлар Русиягә күчеп китте. Без дә күченергә телибез. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессына язган идек. Әмма алар моны эшләргә мөмкинлек юклыгын әйтте”, ди Кимальтдин әфәнде.

Үзе исә ул акчаны урамда китап сатып эшли икән. Сату ноктасы хуҗасы, аңа моның өчен көненә сатылганнан 10% бирә. Әмма еш кына “китаплар бөтенләй сатып алынмаган көннәр булгалый, метрода кайтырга да акча булмый. Ул вакытта урамга чыгарга туры килә”, ди Кимальтдин әфәнде.

“Инде өйдән нәрсәне сатып була, биредәге бет базарына алып чыгып сатып бетердек. Минем белән бергә, профессорлар, академиклар да утыра. Бу базарда әле урын өчен сугышулар да була”, ди ул.

Тифлистә татарлар яшәгән урам

Грузиядә эшсезлек мәсьәләсе былтыргы сугыштан соң тагын да көчәйгән. Татарлар бу вакыйгаларны үзләренә турыдан-туры әллә ни кагылмады ди. Әмма сугыш башланган көнне алар бүгенгедәй хәтерли. Тифлис татары Әминә Сюляева бу көнне болай тасвирлады:

“Сугыштан соң урамга чыккач, башта куркыныч иде. Ак тәнле булгач, урамда да, транспортта да безгә җирле халык кырын, дошманга кебек карый иде. Шуңа күрә баштарак авыр булды. Хәзер инде хәл бераз җиңеләйде. Бу хәлләрдән соң шәһәрдә урысча язылган бөтен элмә такталар алынды. Хәзер күп җирдә аларга грузинча һәм инглизчә язылган. Урыс телендә чүп тә язмыйлар, ул аларга кирәкми санала. Урыс мәктәпләрендә бөтен фәннәр дә грузин телендә укытыла башлады”, ди Әминә ханым.

Грузинга кияүгә чыккан, үзе дә грузин исемен йөрткән татар кешесе Манана ханым исә, сугыш булуда Русияне гаепли.

“Һәр илнең үз-үзен якларга хакы бар. Русияне хөрмәт итсәм дә, минемчә, бу ил хаклы түгел. Һәр ил үз җирендә үз тәртипләрен урнаштырырга хаклы. Русияләр Грузиядә яшәүче халыкларның менталитетын белми. Шуңа да бу юл белән барды.

Сугыш күп авырлык китерде. Минем улым Мәскәүдә тора. Хәзер миңа аны, оныкларымны күрер өчен виза мәшәкате белән йөрергә кирәк. Ләкин сугыш булуга карамастан, урыс һәм грузин халкы әле дә дус. Бу аңлашылмаучанлыклар бары тик сәяси уен гына”, ди Манана ханым.

Татарлар яшәгән йортның ишегалды

Авыр тормышка карамастан, Тифлис татарлары диннәрен югалтмаган. Шәһәрдә бер мәчет бар. Тарихка караганда, аны 1864 елда Казан татарлары салган.

“Бу шигыйләр белән сөнниләр бергә дога кыла торган бердәнбер мәчет. Ул Казан татарларыныкы иде. Әмма фарсыларның мәчетен юк иткәч, алар безгә күчеп монда калдылар. Тифлистән татарлар күпләп китә башлагач, бу мәчеттә азәрбайҗаннар хуҗа булып калды. Әмма алар безнең белән яхшы мөнәсәбәттә. Шуңа күрә мулла кирәк булганда аларга мөрәҗәгать итәбез”, ди Кимальтдин Таиров.

Шулай итеп, татарлар Грузиядә авырлык белән яши. Кайбер мәсьәләләрдә бәлки Татарстан татары аларны аңламас та. Мәсәлән, бу кешеләрнең акчасы булмау сәбәпле, йортны җылыта торган газны 1991 елдан сүндереп куюы, кышын суыткычны эшләтмәве, кирәккә-кирәкмәскә өйдә ут яндырмавы, электр плитәсе урынына ашауны учакта пешерүне. 21 гасырда яшәүче кешегә бу әлбәттә сәер. Әмма Грузия татарлары шулай яши. Тик аларнын әле якты киләчәккә өметләре сүнмәгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG